Казандагы “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре мәхәллә халкын 15 апрельдә шушы гыйбадәтханәдә 8:30 сәгатьтә узачак шимбә өмәсенә чакыра. Бу көнне без, мөселманнар һәм ислам диненә битараф булмаганнар, эш кораллары (тырма, себерке, көрәкләр, бияләйләр) алып, Аллаһыга табыну йортын чүп-чардан чистартырга тиеш булабыз.
Мәчетне тернәкләндерү нәтиҗәсендә аның әҗер-саваплары да бирелер, дип уйларга кирәк, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.):
“Кеше үлгәндә, аның өч гамәленнән башкалары туктатыла: бетми торган сәдакасы, башкалар файдалана торган белеме һәм үз ата-анасы өчен дога кылучы баланың гамәле генә кала”,-дигән (Мөслим).
Белешмәләр өчен телефоннар: 223-03-59 яки 89963357372.
Ә Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә инде кичәге көннән үк өмәләр башланды. Мәчет хезмәткәрләре Р. Хаҗиев белән Х. Гәрәев имам Дамир хәзрәт Мәрвәров җитәкчелегендә гыйбадәтханә биләмәсен кардан һәм чүп-чардан чистарттылар. 15 апрельдә дә биредә эш тукталып калмас, Аллаһка табыну йортында чисталык хөкем сөрер, дип уйларга җирлек бар.
“Сөләйман” мәчете телефоны: 5-12-03-77.