«Ярдәм» мәчете һәм фонды хезмәткәрләре үзләренең хезмттәшләрен Мәккә-Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылырга озатты. Быел дәвалау-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова мөмкинлекләре чикләнгән өч кеше – начар ишетүче, күрмәүче һәм арбада йөрүче инвалидны хаҗ кылганда озатып йөриячәк.
Мәликә ханым бу сәфәрдә үзенә зур җаваплылык төшәячәге, шулай да Аллаһының ярдәме белән аны үтәп чыгарга мөмкин булачагы хакында белдерде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд хаҗ турында: “Намуслы рәвештә кылган хаҗ өчен бүләк җәннәт булачак”,-дигән (Бохари).
Без дә хаҗиларга изге гамәлне барлык шартларын да төгәл үтәп, туган якларга гөнаһсыз сабый бала кебек булып, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.