Казандагы “Ярдәм” мәчетендә инде берничә еллар буена Рамазан аенда авыз ачу – ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Биредәге ике чатырда һәр көнне 1200 кешегә исәпләнгән табын әзерләнә.
Бу уңайдан “Ярдәм” мәчете биләмәсендә 13 майда Рамазан аена әзерләнү өмәсе узачак. Мондагы мәхәллә халкына бергәләп барлык айларның солтаны булган Рамазан аеның килүенә әзерлек эшләре үткәреләчәк. Ә моның өчен мәхәллә халкының 13 майда иртәнге 8 сәгатьтә “Ярдәм” мәчетенә килүләре сорала.
Шимбә өмәсе Казан шәһәре, Серов урамы, 4а йортындагы гыйбадәтханәдә булып узачак. Белешмәләр өчен телефоннар: 223-03-59 яки 89963357372.