Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчете Корбан бәйрәменә әзерләнә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчете Корбан бәйрәменә әзерләнә

«Ярдәм» мәчете Корбан бәйрәменә әзерләнә. Төп яңалыклар Казандагы «Ярдәм» мәчете Корбан бәйрәменә әзерләнә. Быел әлеге бәйрәм 4 октябрьдә билгеләп үтелә.

“Ярдәм” мәчетендә корбанга терлекләрне сатып алу буенча гаризалар кабул ителә башлады. Сарыкларны алудан тыш, сыерларга да гаризалар кабул ителә. Билгеле булганча, сыерларны 7 кешегә алу мөмкинлеге бар.

Алдагы еллардагы кебек, быел да “Сөләйман” мәчете каршында шәригать таләпләренә туры китереп, терлекләрне чалу, эшкәртүгә билгеләнгән махсус комплекс эшләячәк. Шуның өчен дә биредә Корбан бәйрәменә тәфсилләп әзерләнәләр.

Монда корбанга дигән терлекне чалу, эшкәртү, өлешләргә бүлеп бирү буенча тулы бер хезмәт күрсәтү булачак.

“Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, корбанга дип китерелгән итләрнең бер өлеше азкеремлеләргә һәм төрле дәрәҗәдәге инвалидларга тапшырылачак.

Корбан бәйрәменә терлек сатып алырга теләгән һәркем 240-77-11 телефонына шалтыратып, моны эшли ала.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды