Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчете кунаклары

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчете кунаклары

"Ярдәм" мәчете кунаклары. Төп яңалыклар Гөлназ Газимова (чәчәкле күлмәктән) һәм аның сеңлесе Ләйсән Якупова Казанга Әтнә районыннан килделәр. Аларның максаты – балаларга ислам дине буенча тирән белем бирү.


Гөлназның улы Гадел һәм кызы Алинә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керделәр. Ләйсәннең кызы Динә исә кызлар гимназиясенә укырга керде. Ике гаиләнең дә әти-әниләре Россия Ислам институтының икенче курсында белем ала. Аларның тормыш иптәшләре – шәхси эшмәкәрләр, хәләл ризык җитештерәләр.

“Безгә шушындый бәхетле иман юлына керергә киң итеп ишекләрен ачкан өчен Раббыбызга чиксез рәхмәт. Бу юлларыбыз дәвамлы һәм бәрәкәтле булсын иде”,-диде бу сөйкемле ханымнар.

Алар “Ярдәм” мәчетенә килеп, сәдакаларын салып, догалар кылып, намаз укып киттеләр. Без дә һәммәсенә саулык-сәламәтлек, уңышлар телибез.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды