Бүген районбызның имам-мөхтәсибе, мәсҗедебез имам-хатыйбы, Татарстан Республикасы мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча кәңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов Болгар Ислам академиясендә үз тәҗрибәсен белдереп чыгыш ясады.
Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар Баязитов Россия Федерациясенең ФСИН(җәзаларны тормышка ашыручы федераль хезмәт) Җәмәгать Советы әгъзасы булып тора. Чыгышында ул имамнар һәм төрмәләрдә тоткыннар, дини кавем, токынлау оешмалары хезмәткәрләре белән уңайлы хезмәттәшлек серләрен аңлатты. Ул шулай ук төрле дини конфессияләр вәкилләре белән аралашып, дуслашып үзара бәйләнеш коруның төп принципларын билгеләде.
Академияда бу уку курсы «Замана чакырылышлары һәм ислам рухи-әдәп кыйммәтләре» темасына нигезләнгән камиллек программасы буенча алып барыла. Курста катнашучылар арасында Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән диния нәзарәтләре кадрлары һәм дини оешмаларның вәкилләре бар.
Чараны Ислам мәдәниятен, фән һәм белемен үстерү фонды дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру программасына нигезләнгән «Россия Федерациясе территориясендә шикле дәгъвәтне тыю» проекты буенча өйрәтү эшчәнлеге буларак оештырган. .
Оештыручылар әйтүенчә, бу курслар дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашырып эшләнә. Шулай итеп, Россия халыкларының үзара аңлашу мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм дуслык булдыруга булышлык итүче этнополярлық үрнәкләрне формалаштыру максатын күздә тота.