Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрен цитата итү буенча җитәкчеләр арасында октябрь аенда өченче урынны алды. Рейтингны "Медиалогия” компаниясе үткәрде.
Беренче һәм икенче урыннарны Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев алды.
Татарстан Президенты фотосервис Instagram га өстенлек бирә. Бигрәк тә аның Корбан бәйрәменә "Ярдәм” мәчетенә килү сурәте абруй казанды. Шулай ук ике актер – Петер Вестербак һәм Стивен Сигал белән очрашуны төшергән фотолары уңыш китерде.