«Ярдәм» мәчете каршындагы Изге Коръәнне өйрәнү үзәге шәкерте Гимран Шибугаев Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап үткәрелгән “Азан авазы” дигән төбәкара бәйгедә беренче урынны яулады. Әлеге ярышка, ягъни ул уздырыла торган «Мәрҗани” мәчетенә Татарстанның төрле төбәкләреннән күпләгән мөэзиннәр килде. Бу гыйбадәтханә имамы кулыннан Гимран Шибугаев җиңүче булуы турындагы диплом һәм кыйммәтле бүләк алды.