Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчете укучылары азан әйтү ярышында катнашты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчете укучылары азан әйтү ярышында катнашты

"Ярдәм" мәчете укучылары азан әйтү ярышында катнашты. Төп яңалыклар Казанның "Ярдәм" мәчетенең тугыз укучысы азан әйтү ярышында катнашты.

Бүген Казанның Әл-Мәрҗани мәчетендә азан әйтү осталыгы буенча ярыш узды. ТР мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Казан мөхтәсибәте белән берлектә үткәрелгән әлеге чара Казан ислам көллияте шәкерте Яхъя тарафыннан укылган Коръән аятьләре белән башланып китте.

Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин: “Эш көне дә булгач, бу хәтлек үк катнашырга теләк белдерүче булыр дип көтмәгән дә идем. Шөкер, 50дән артык кеше теркәлде. Казаныбызда 57 мәчет бар. Тагын 11е төзелеп килә. Казаныбызның барлык мәчетләреннән берьюлы матур итеп азан тавышлары яңгырасын иде! Иншалла, бүген җиңү яулаучыларга азан әйтергә Казан мәчетләрендә урын табылыр. Барыгыздан да Аллаһ разый булсын”, - дип, азан әйтүчеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде.



Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ярышта катнашучыларны ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. “Тарихыбызда бабаларыбызга азаннарны әйтү тыелган чорлар булган. Казанда шушы мәчеттә генә манарага менеп азан әйтә иделәр. Хәзер Татарстаныбызда мең ярым мәчет, шушы мәчетләрдә көн саен мөәзиннәр бишәр тапкыр азан әйтә. Революциягә хәтле бу сан өч меңнән артык булган. Без әле дә шушы революциягә хәтле чорда булган азан әйтү дәрәҗәсенә кайта алмадык. Бүген кемдер беренче урыннарын алыр, кемдер урынсыз калыр, ләкин сез бөтенегез – чемпион. Үз мәчет-мәхәлләләрегездә, үз районнарыгызда сез – иң осталары. Азан әһәмиятен башкаларга да өйрәтегез, аңлатыгыз. Аллаһ Тәгалә һәркайсыгыздан разый булсын!” - диде Рөстәм хәзрәт.



ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов: “Узган елда безгә, “иртә белән йоклап булмый, азан әйтеп уяталар”, дип зарланган кешеләр дә булды. Киләчәктә матур, дөрес итеп әйтелгән азаннарга карата андый сүзләр булмас, һәркем туктап, сокланып тыңлап торыр, кемнәрнеңдер күңелендә мәчеткә кереп, намаз уку теләге дә уяныр. Бу ярыш шул максатка ирешергә ярдәм итсен дигән теләктә калам”, - диде.



Рәсми чыгышлар тәмамланганнан соң, Әл-Мәрҗани мәчете имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев ярышның тәртибе белән таныштырып үтте. Татарстан күләмендә үткәрелгән бу чарага Казан шәһәре мәчет-мәдрәсәләреннән дә, Нурлат, Буа, Алабуга шәһәрләреннән дә, кайбер районнардан да килүчеләр булуын әйтте. Катнашучыларның яшь зурлыгы буенча өч төркемгә бүленәчәге, сәхнәгә берьюлы 4 ярышучы чыгып, азанны өлешләп ә йтеп, үзара ярышачаклары мәгълүм булды. Кече төркемгә 10 яшьтән 15 яшькәчәләр катнашуга карамастан, арада 6 яшьлек балалар да бар иде. Мисалга, “Ярдәм” мәчетеннән килгән Газиз Бигимиев шундыйлардан (“Ярдәм” мәчетеннән ярышта катнашырга барлыгы 9 бала килгән). Икенче төркемне 15тән 20 яшькәчә булганнар тәшкил итсә, өченче төркемгә 20 яшьтән алып, өлкәннәр кертелде. Иң олы катнашучы – 62 яшьлек Сәлим абый Кадыйров булып чыкты.





"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды