Казан каласының «Ярдәм» мәчете волонтерлары Татарстан башкаласының Яңа бистәдәге зиратында шимбә өмәсе үткәрде.
Өмәне «Ярдәм» гыйбадәтханәсенең имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов белән тарихчы Тәэминә Биктимерова оештырды. Ул исә Рамазан аеның беренче көненә туры китереп эшләнде. Рамил хәзрәт Ибраһимов сүзләренчә, Изге Рамазан аенда хәерле эшләрне күбрәк кылу мәслихәт. Татар мәкалендә «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел» дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер.
Бирегә килгән яшьләр танылган дин эшлеклеләре һәм татар мәдәнияты вә әдәбиятының вафат булган вәкилләре каберләрен чистарттылар. Өмә вакытында алар мөфти Галимҗан Баруди, дин галиме Һади Максуди, драматург Шәриф Камал, Маһруй Мозаффария һәм Габдулла Тукайның бертуган апасы Газизә Зәбированың чардуганнарын буядылар.
Рамил хәзрәт Ибраһимов исә Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Апанаевлар, Үтәмешевләр кавеме һәм башка каберләр янында Коръәннән сүрәләр укыды.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте