Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Ярдәм” мәчетенә Мәскәү һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов килде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / “Ярдәм” мәчетенә Мәскәү һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов килде

“Ярдәм” мәчетенә Мәскәү һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов килде. Төп яңалыклар Казандагы "Ярдәм” мәчетенә Мәскәү һәм Үзәк төбәге, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов килде. Аны мәчет буйлап Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов озатып йөрде.

Әлбир хәзрәт ахшам намазына имамлык кылды, аннары мәчет хезмәткәрләре белән күрмәүчеләрнең Тернәкләндерү үзәген исе китеп карады. Аңа алар компьютер классын, массаж ясау кабинетын, күрмәүчеләрнең ятагын, ягъни тулай торагын, төрле әйберләр ясау урынын һәм уку бүлмәләрен күрсәттеләр.

Әлбир хәзрәт һәммәсен дә хозурланып, күрмәүчеләргә динебезне өйрәнү өчен шуның кадәрле шартлар тудырылуга сокланып карап чыкты. Ул аннары: "Безнең дә берәр төрле ярдәмебез тияр әле бәлки, дип уйлыйбыз. Аллаһы боерса, җәйгә Мәскәүдән кунаклар чакырып, аларга мондагы уңай эшләрне күрсәтеп, бер чара уздырырга кирәк булыр. Мин бит әле Иҗтимагый Палата Комиссиясе әгъзасы да. Аллаһының рәхмәтләре булсын барыгызга да”,-диде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды