Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетен һәм тернәкләндерү үзәген Тигран Аюпов карап китте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетен һәм тернәкләндерү үзәген Тигран Аюпов карап китте

«Ярдәм» мәчетен һәм тернәкләндерү үзәген Тигран Аюпов карап китте. Төп яңалыклар

«Ярдәм» мәчетен вә шул ук исемдәге Милли ислами хәйрия фондын кикбоксинг буенча дөнья чемпионы һәм үзе дә берничә дөнья чемпионын тәрбияләгән Тигран Аюпов карап китте.

Тигран Аюпов “Ярдәм” фондын оештыручыларның берсе булып санала, ул Константиновка бистәсендәге наркотиклардан һәм алкоголизмнан бәйлелеккә төшкән кешеләрне коткару эшләре белән дә шөгыльләнә. Ә бу юлы ул “Ярдәм” фондының эшчәнлеге һәм күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге белән якыннанрак танышу өчен килде.

Тигран Аюпов “Ярдәм” мәчетендәге фондка буш куллар белән генә килмәде: ул шәхсән үз исеменнән һәм “Спорт белән яшә” (“Живи спортом») дигән Гомуммилли Яшьләр хәрәкәте исеменнән, тәмле нигъмәтләр, бүләкләр алып килгән иде. Әлеге тәгамнәр Изге Коръәнне яттан өйрәнү үзәге шәкертләренә һәм төрле дәрәҗәдәге инвалидларга тапшырылды.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды