«Ярдәм» мәчетенә Урал дәүләт тау университетының илаһият (теология) кафедрасы мөдире Старостин Алексей Николаевич килеп карап китте. Аларга “Ярдәм” мәчете һәм укыту-дәвалау үзәге хакындагы мәгълүматны Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов ирештерде. Алексей биредә тернәкләнү узучы күрмәүчеләр белән һәм фонд тарафыннан башкарылучы файдалы социаль эш белән танышты.
Экскурсия тәмамланганда, Алексей Николаевич мактаулы кунаклар китабында мондый сүзләр язып калдырган иде:
“Мөхтәрәм Илдар хәзрәт!
Сезнең фонд алып барган эшләргә шаккаттым, гаҗәпкә калдым, дулкынландым! Сез үзегезнең җылыгыз белән тагын да күбрәк кешеләрне җылыта алырсыз әле дип үсештә булуыгызны теләп калам! Аллаһ разый булсын өчен дип эшләвегезгә тагын да күбрәк кешеләр булышсын”.