“Ярдәм” мәчетендә Корбан бәйрәменә багышланган хәйрия чарасы булып узды. Аның барышында мохтаҗларга 500дән артык корбан ите таратылды.
Мәчеткә иртә таңнан килгән инвалидлар, аз керемлеләр бу гыйбадәтханә хезмәткәрләренә һәм үзләренең корбан итләрен таратыр өчен китергән кешеләргә бик рәхмәтле иделәр.