Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә балалар өчен Мәүлид уздырылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчетендә балалар өчен Мәүлид уздырылды

"Ярдәм" мәчетендә балалар өчен Мәүлид уздырылды. Төп яңалыклар "Ярдәм" мәчетендә балалар өчен Мәүлид мәҗлесе уздырылды. Бәйрәмдә "Ярдәм" мәчетендә укучы 90 бала катнашты.

"Ярдәм" сукырларны тернәкләндерү үзәге Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә оештырган Мәүлидкә Коръән-хафизлар төркеме, "Яшь мөслимә" курслары кызлары, Яшел Үзән районының Норлат балалар йорты, "Тәртибендә тайпылыш булган балаларны социаль-тернәкләндерү үзәге, күрмәүче инвалид балалар, "Ярдәм" мәчетендә ял көннәрендә укучы күрмәүче балалар катнашты. Болардан кала башка кунаклар да бик күп иде.



Балаларны Мәүлид бәйрәме белән "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов, "Ярдәм" күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльмединова тәбрикләде. Илдар Баязитов балаларны пәйгамбәребез Мөхәммәд сгсне олылырга, уку һәм тәртип белән аңа үрнәк булырга чакырды.



Мәүлид бәйрәмен оештырырга җырчы Ильяс Халиков белән супер тамада Гамил Нур булышты. Бер генә бала да бүләксез калмады. Аларга спонсорлар ярдәмендә бүләкләр әзерләнгән иде. Ә балалар Коръәннәр аятләр һәм сүрәләрне яттан сөйләүдә осталыгын күрсәтте.



Барлык балаларга да тиешле игътибар күрсәтелде. Балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр чараны оештыручыларга зур рәхмәтен әйтте. Балалар үз кулләре белән рәхмәт хатлары да әзерләгән. Алар Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитовка, "Ярдәм" үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдиновага, Айнур Әхмәтшин һәм Ләйсән Дәүләтшинага тапшырылды.



"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды