Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә беренче ифтар ашлары уздырылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчетендә беренче ифтар ашлары уздырылды

"Ярдәм" мәчетендә беренче ифтар ашлары уздырылды. Төп яңалыклар 27 июньдә беренче тәравих намазы укыган Татарстан мөселманнары 28 июльдә беренче ифтарны уздырды. Һәр елдагыча Казандагы кайбер мәчетләр ифтар чатырлары корып ураза тотучыларга авыз ачтырды.



Башкаланың былтыр ачылган "Ярдәм" мәчете быел да ифтар чатыры корды. Чатырда 350 кешелек урын хәзерләнсә, мәчет эчендә тагын 150 кешегә ифтар табыны корылды.




19 ярым сәгать ураза тотып авызны мәчеттә ачарга килгән һәркемгә ризык җитте. Мәчетнең имамы Илдар Баязитов мондый чатырларда һәркөнне ифтар ашлары оештырылачагын һәм казан мөселманнарын үзләренә көтеп калуларын белдерде.





Ахшам намазын мәчеттә җәмәгать белән бергә укыган мөселманнар тәравих намазын да "Ярдәм" мәчетендә укып өйләренә таралышты.



Райнур Шакиров, Азатлык

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды