Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә чалма бәйләү конкурсы узды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчетендә чалма бәйләү конкурсы узды

"Ярдәм" мәчетендә чалма бәйләү конкурсы узды. Төп яңалыклар Казандагы "Ярдәм” мәчетенә чалмалар ясау остасы Тимур хәзрәт Ибраһимов килеп китте. Ул биредә дини белем алучы ир затларына чалманы ничек үрергә икәнлеген ясап күрсәтте.

Тимур хәзрәтнең куллары эшли торды, шул ук вакытта ул кызыклы кыйссалар да сөйләп алды. Тимур хәзрәткә иң зур заказны 2005 елда, Казаныбызга 1000 ел тулуны билгеләп узган чагында ясарга туры килә. Ул чакларда Татарстаныбызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев: "Кол Шәриф” мәчетен ачканда барлык хәзрәтләр дә чалма-чапаннан булырга тиеш”,-дигән шарт куя. Тик, ни кызганыч, авыллардан килүче имам-хатибларның чалмалары булмый, билгеле. Тимур хәзрәтнең чалма ясарга өйрәнеп кенә йөргән чаклары була бу. Аңа бихисап зур таләп куялар. Ул чактагы Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Тимур хәзрәткә Диния нәзарәте бинасыннан чыкмыйча чалмалар ясарга боера. Ни хәл итмәк кирәк? Буйсынмый ярамый. Тимур хәзрәт ай буена бинадан чыкмыйча диярлек, 250 чалманы Казанның 1000 еллыгы тантанасына бер айда ясап өлгертә.

Бу вакыйганы Тимур хәзрәт горурлык катыш самими елмаеп сөйләде. Күңеленә кереп калган ул аның.



Тимур хәзрәт ул әле Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә умартачылык буенча шәкертләр дә укыта. Бервакытны ул бал кәрәзендә "Ләә иләһә иллаллаһ” сүзләрен күреп шакката. Моңа башта кешеләр ышанмый. Әмма кәрәзне алып күрсәткәч кенә шик-шөбһәләре бетә аларның.

Менә чалма әзер дә булды Аны Бельгиядән Казанга дини белем алырга килгән сукыр балага, Гыймранга кидерделәр. Бик киясе килгән иде аның чалманы. Ниятенә иреште Гыймран, әлһәмдүлилләһ.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды