Казандагы «Ярдәм» мәчетенә илнең төрле төбәкләреннән белем алырга килгән күрмәүче мөселманнар «Туган тел» җырын башкардылар. Бу вакыйга «Ярдәм» мәчете каршында барлыкка килде. Шул рәвешле, мондагы әһле ислам республика мәктәпләрендә татарча укытуга үзенең фикерен белдерде.
Шунысын да билгеләп узыйк: әлеге чарага арбада йөрүче «Ярдәм» фонды хезмәткәрләре дә катнашырга ниятли.