Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр өмәсенә казанлылар да кушылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр өмәсенә казанлылар да кушылды

"Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр өмәсенә казанлылар да кушылды. Төп яңалыклар 18 апрельдә Казанның “Ярдәм” мәчетендә күрмәүче шәкертләр казанлылар белән бергә шимбә өмәсе уздырды.

"Чисталык – иманның яртысы" дигән шигар белән Казанның “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә дистәләгән казанлы һәм мәчеттәге күрмәүчеләр шимбә өмәсендә катнашты. ДЦП авырулы, күрмичә тырма-көрәк тоткан шәкертләрне күргән сәламәт кешеләр аларга ярдәм итмичә битараф кала алмады.

“Ярдәм” мәчете ул тернәкләнү үзәге булулан тыш, Мәскәү, Киров районы халкы өчен даими гыйбадәт кылу урыны да. Рәфис Хатыйпов шундыйлардан, ул үткән җомга вәгазендә өмә узачагы хакында ишетеп булышырга булган.

Юдинодагы инвалидлар җәмгыяте дә “Ярдәм”не икенче өйләре буларак кабул иткән, шуңа да дистәләп вәкилләре май бәйрәмнәре алдыннан өйне җыештырырга кирәк дип монда килгәннәр.

Өмәнең төп эшләре мәчет тирәсендә барды, “Ярдәм” яны көнкүреш әйберләре, кипкән үлән, агач калдыкларыннан чистартылды. Мәчет ачылганнан бирле күрмәүчеләр һәм казанлылар изге эштә актив катнашалар, ди мәчет имамы Илдар хәзрәт Баязитов.

“2013 елдан бирле “Ярдәм”дә яшим, Аллаһ безнең гамәлләрдән разый булсын, кулдан килгәнчә эшләргә, хәрәкәтләнергә тырыштым”, ди күзләре күрмәүче Имран.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды