Казандагы «Ярдәм» мәчетендә бүген башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы булып узды. «Ярдәм» мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелек иткән мөхтәсибәткә 12 мәчет имамнары керә. Әлеге җыелышта имамнардан тыш, Татарстан Президенты аппараты, Казан Башкарма комитеты, Киров һәм Мәскәү районнары вәкилләре дә катнашты. Чарада күптән түгел булып узган Корбан бәйрәменә нәтиҗәләр ясалды, киләчәккә планнар төзелде. Бу җыелышның чираттагысын “Рәҗәб” мәчетендә үткәрергә карар кылынды.