Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә хәләл дегустация узды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчетендә хәләл дегустация узды

"Ярдәм" мәчетендә хәләл дегустация узды. Төп яңалыклар Изге җомга көнендә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә “Хәләл” милли ризык берлеге оешмасы вәкилләре үз ризыкларын тәкъдим итте.

Мәчет әһелләренең күңеленә бигрәк тә шәхси эшмәкәр “Сөләйманов” ризыклары хуш килде дисәм дә хата булмастыр. Биредә бу оешма вәкиле Сөләйманов Али Малик улы алып килгән ысланган казыкларны халык яратып алды.

Башкортстанның талкан җитештерүче “Аккирмән” фирмасы вәкиле Эльза Әбүзәрованың талканын, Фәрит Заһидуллинның ипиләрен, Гадел Арслановның тәмле чәйләрен халык шулай ук хуш күреп кабул кылды. Аларны бирегә "НӘСИХ" оешмасы алып килгән иде. “Чакырсагыз, без тагын килергә дә риза. Мондагы кунакчыл мохит, җылы караш ошады безгә”,-диде хәләл ризык тәкъдим итүчеләр.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды