Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетендә хаҗ кылу кагыйдәләренә багышланган курслар башланды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетендә хаҗ кылу кагыйдәләренә багышланган курслар башланды

«Ярдәм» мәчетендә хаҗ кылу кагыйдәләренә багышланган курслар башланды. Төп яңалыклар

«Ярдәм» мәчетендә Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов хаҗ кылу кагыйдәләренә багышланган курсларның лекцияләрен башлап җибәрде. Беренче дәрес хаҗ атамасына һәм аның мәгънәсенә багышланды.

Ибн Гомәрдән алынган сүзләрдән күренгәнчә, Аллаһның илчесе (с.г.в.): “Ислам биш баганага: Аллаһыдан башка иләһ юк, Мөхәммәд – Аның Илчесе, дип шаһитлек бирүгә, намаз укуга, зәкят түләүгә, Аллаһ Йортына хаҗ кылуга һәм Рамазан аенда ураза тотуга нигезләнә”,-дигән (Әл-Бохари; Мөслим).

Әбу Хөрәйрә сүзләреннән шулай дип тапшырыла: “Мин Аллаһының Илчесеннән шундый сүзләр ишеттем: “Аннан: “Нинди эш иң яхшысы?”-дип сорадылар. Ул: “Аллаһыга һәм Аның Илчесенә иман китерү”,-дип җавап бирде. Аннан: “Ә аннары нинди эш?”-дип сорадылар. Ул: “Аллаһы юлында көрәш”,-диде. Аннары аннан: “Болардан соң нинди эш яхшы?”-дип сорадылар. Ул: “Дөрес кылынган хаҗ”,-дип җавап бирде” (Әл-Бохари; Мөслим).

Әбу Хөрәйрә сүзләреннән шулай дип тапшырыла: “Мин Аллаһының Илчесеннән шундый сүзләр ишеттем: ул: “Алдагы гомрәдән соң кылынган гомрә хаҗы вакытында алар арасындагы гөнаһлар гафу ителә. Ә дөрес үткәрелгән хаҗга җәннәттән башка бүләк бирелмәячәк”,-диде” (Әл-Бохари; Мөслим).


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды