Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетендә колонияләргә йөрүче имамнарның һәм УФСИН вәкилләренең җыелышы булып узды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетендә колонияләргә йөрүче имамнарның һәм УФСИН вәкилләренең җыелышы булып узды

«Ярдәм» мәчетендә колонияләргә йөрүче имамнарның һәм УФСИН вәкилләренең җыелышы булып узды. Төп яңалыклар

Казандагы «Ярдәм» мәчетендә имамнарның һәм УФСИН вәкилләренең үзара мөнәсәбәте мәсьәләсенә багышланган җыелыш булып узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, «Ярдәм» Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Татарстандагы төзәтү колонияләренә йөрүче имамнар, УФСИН генералы киңәшчесе Рафаэль Дәүлиев, УФСИНнең тәрбия бүлеге җитәкчесе Алексей Веряскин, хокук саклау органнары белән үзара хәрәкәт итү һәм террорга каршы көрәшнең өлкән опервәкаләтле вәкиле Юрий Зимин катнашты.

Очрашу барышында имамнарның төзәтү колонияләренә керүенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде, оперативниклар һәм тәрбиячеләрнең имамнар белән үзара хезмәттәшлеге, шулай ук республиканың төзәтү оешмаларында экстремистик карашның җәелеп китүен профилактикалауны бергәләп көчәйтү турында да сөйләшү булды.

“Барлык колонияләрдә дә катгый шартлар каралган, аларда камера рәвешендәге бүлмәләр дә, штраф изоляторлары да бар. Рухи хезмәткәрләр аларның барысында да булып, тоткыннар белән очрашырга һәм аралашырга тиеш, дип саныйм. Болардан соң гына төрмәләрдә эшләүче рухи затлар эшенең файдасы турында таләп итү мантыйкка сыешлы булачак”,-дип билгеләп узды Рафаэль Гани улы.

Илдар хәзрәт Баязитов исә үзенең фикерләрен: “Безнең алда һәм колонияләргә йөрүче имамнар алдында торган бурыч ачык аңлашыла. Тоткыннар җәзаны үтәп, төрмәдән чыкканнан соң, деструктив агымнарга һәм секталарга иярмәсен өчен без профилактика үткәрергә тиеш булабыз”,-дип белдерде.

Җыелышта үзара элемтәләрне ныгытырга һәм тәрбиячеләр белән якыннан танышырга, колонияләргә барып йөрүче имамнарны эчке кагыйдәләр тәртибе белән таныштыру өчен искә төшерү кәгазьләре әзерләргә кирәк дигән карар кабул ителде.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды