Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә кызлар клубы утырышы узды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчетендә кызлар клубы утырышы узды

"Ярдәм" мәчетендә кызлар клубы утырышы узды. Төп яңалыклар 23 апрельдә “Ярдәм” мәчетендә “Иман йорты” проекты кысаларында эшләп килүче Мөслимәләр клубы очрашуы узды. Чарага Казаннан гына түгел, төрле районнарда яшәүче мөселман кызлары да килгән иде.

Кызлар үзләренең исламга килү тарихлары белән бүлеште, беренче тапкыр яулык бәйләгән вакытларын искә алды, моның белән бәйле килеп туган проблемалар һәм аларны ничек чишүләре турында сөйләде.

Мөслимәләр арасында кечкенәдән исламда булучылар да, бу юлга күптән түгел генә басып, әле яулык ябарга кыймаучылар да бар иде. Әлеге чара үзара нәсыйхәт ясарга, киңәшләшергә, кызларга үзара танышып, киләчәктә аралашып яшәргә дә ярдәм итте.



“Иман йорты” проекты кысаларында очрашулар даими булып тора. Киләче чара – 6 май көнне “Рәйхан” кафесында үткәрелә торган Аралашу клубында танышу кичәсе булачак.






"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды