27 декабрьдә, сәгать 10 да Казандагы "Ярдәм” мәчетендә суд карарын үтәүчеләр (приставлар) белән түгәрәк өстәл янында очрашу була. Аңа профессор Ренат Нәбиев кебек белгечләр, приставлар һәм дин белгечләре чакырулы.
Бурычлы кешеләрнең бурычларын үтәтү максаты белән оештырылган аңлату эшләре кичәсенә киң катлау җәмәгатьчелек вәкилләре, журналистлар да килер, дип көтелә.