"Ярдәм” мәчетендәге махсус никах бүлмәсендә тәүге парларга – Альфред белән Эммага никах укылачак. Никахны мәчет имамы Раил хәзрәт Әхмәтев башкарыр, дип көтелә.
Дөрес, мәчет ачылганнан бирле "Ярдәм” дә никах мәҗлесләре даими уздырылып килде. Әмма аларга махсус бүлмә юк иде. Алар бу мәҗлесне ирләрнең фарыз залында үткәреп килделәр.
Бу бүлмәдә яшь парларны шаһитләрдән, туганнардан, имамнан тыш, башка җан ияләре дә – аерылмас попугайлар һәм балыклар каршы алачак. Попугайлар аларга мәңге бергә яшәргә, итәк тулы балалар үстерергә ният кылып торырлар, ак балыклар исә мәхәббәтләренә аклык, сафлык теләрләр, дип уйланыла.
Мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, өстәлдәге чәчәкләрне күрмәүчеләр курсына укырга килгән инвалидлар ясаган. Шул рәвешле, изге эшкә алар да үзләреннән өлеш керткән.