Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә Равил Фәйзуллин иҗат кичәсен оештырды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчетендә Равил Фәйзуллин иҗат кичәсен оештырды

"Ярдәм" мәчетендә Равил Фәйзуллин иҗат кичәсен оештырды. Төп яңалыклар Бүген Казандагы "Ярдәм” мәчетенә татар халык шагыйре, "Казан утлары” журналы баш мөхәррире, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Равил Фәйзуллин килде.

Башта аны мәчетнең имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов "Ярдәм” гыйбадәтханәсе һәм Мөселманнарны тернәкләндерү үзәге белән таныштырып йөрде.
Аннары әдип Равил Фәйзуллин бүгенге көндә биредә дини белем алучы шәкертләр белән очрашу үткәрде.

Равил әфәнде башта үзенең тәрҗемәи хәле белән таныштырып узды. Аның сөйләвенә караганда, моннан 70 ел элек Балык Бистәсе районында дөньяга килгән Равил бик иртә – 3 нче класста укыганда ук язу эше белән шөгыльләнә башлаган. 60 еллап гомерен әдәбиятка багышлаган Равил Фәйзуллин ул чакларны: "Байтак җир үтелде, шактый гыйлем алынды, күп китаплар язылды, төрле телләрдә 50ләп китабым басылып чыкты”,-дип аңлатып үтте.

Балык Бистәсе районындагы авылда туып-үскәннән соң, ул Казан дәүләт университетын тәмамлый, аспирантурада белем ала. Армия хезмәтендә булганнан соң, Әлмәттә эшли.

"Соңгы вакытларым гел Казанда уза инде. Эшләгән урыннарым редакцияләрдә булды. Алар – китаплар һәм журналлар белән бәйле урыннар. Соңгы 25 елдагы гомерем "Казан утлары” дигән журналда эшләп уза. Ул - безнең төп журналларыбызның берсе. Баш мөхәррире мин аның. Анда безнең татар язучыларының, гыйлем ияләренең әсәрләре басыла. Ишеткәнегез, танышканлыгыгыз бардыр бәлки”,-дип мөрәҗәгать итте Равил ага күзләре күрмәүчеләргә.

Әдәбиятка бик яшьли килә Равил әфәнде. Студент чагында ук ике китап бастыруга ирешә. 22 яшендә вакытта ук аны СССР Язучылары берлегенә әгъза итеп алалар.

«Бу оешманың иң яшь әгъзасы идем мин. Моның белән бик горурланып әйтә алам. Күп җирләрдә булдым мин, әмма күрмәүчеләр белән эшләүче мондый урынны беренче күрүем”,-диде Равил абзый үзе хакында сөйләгәндә.

Равил абыйның сөйләгәннәре аның сүзләренә язылган җыр вә моң белән бергә үрелеп барды. Быел Чечняда күрмәүче мөселманнар арасындагы Коръән укчылар арасында беренче урын алган Аяз Хәлилов, укытучы Фәнис Мингәрәев, филармония артисты Айрат Имашов һәм башкаларның чыгышлары нур өстенә нур булды. Шәкертләр дә, "Ярдәм” мәчете әһелләре дә бу очрашудан бик канәгать калып, шагыйрь Равил Фәйзуллинга яңа иҗат уңышлары теләп озатып калдылар.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды