27 гыйнварда Казан шәһәренең Ярдәм мәчетендә “Россия мөселманнары: социальләштерү, мәгариф һәм гореф-гадәтләр” дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды.
Аның эшчәнлегендә галимнәр, Мәскәүдән һәм Россиянең күп төбәкләреннән килгән дин җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Конференциядә Россиянең мөселман җәмәгатьчелеге алдында торган мәсьәләләр, традицион ислам кыйммәтләрен популярлаштыру, фәнни даирәдә Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеген дәгъват кылу, яшьләрнең рухи үсеше, традицион мәхәллә, мөселман җәмәгатьчелегендә икътисад проблемалары турында да сүз булды. Әлеге чара “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондының 10 еллыгы һәм фәлсәфәче, дин галиме, публицист Муса Бигиевнең (Ярулла) тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Татарстан муфтие исеменнән кунакларны аның урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сәләмләде.
РИИ ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы Айдар Хабутдинов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, һәм башкалар мөселманнар алдында торган мөһим бурычларны аңлаттылар. БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәрит Уразаевның чыгышы катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Ул бүген зур үсеш кичергән хәләл индустрия турында сөйләде.
Конференциядә катнашучылар мөселманнарга социаль хезмәт юнәлешендә тагы да активрак эшләргә кирәклегенә басым ясады һәм киләчәккә үсеш юлларын билгеләде.