Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетендә шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың китабы тәкъдим ителде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетендә шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың китабы тәкъдим ителде

«Ярдәм» мәчетендә шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың китабы тәкъдим ителде. Төп яңалыклар «Ярдәм» мәчетендә шагыйрә һәм популяр җырлар авторы Лилия Сәлахетдинованың «Күңелем көндәлеге» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Хәзерге вакытта Лилия мөселманнарны тернәкләндерү үзәге "Ярдәм”дә ислам нигезләрен өйрәнә.

Лилия "Иҗатымда минем тормышым” (2012) һәм "Күңелем көндәлеге” (2013) дигән ике шигырьләр җыентыгы авторы. Аның тарафыннан 10нан артык җыр тексты язылып, алар җырчылар Лилия Хәмитова, Рамилә һәм Рәзилә Батыровалар, Миләүшә Сәгъдуллина репертуарына кертелгән.

«Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Лилия Сәлахетдиновага иҗади уңышлар һәм тормыш сынауларын узганда рухи ныклык теләде. Илдар хәзрәт сүзләренчә, инвалид кызның иҗаты һәм тормыш сынауларына бирешмәве – ул батырлык вә кешелеккә үрнәк.

Китапны тәкъдим итү мәҗлесендә Казан шәһәре муниципаль берлеге Башкарма комитетының телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов та бар иде. Ирек әфәнденең билгеләп узуынча, "Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренең инвалидларны җәмәгатьчелеккә күрсәтүе мактауга лаек.



Иҗади кичәдә Лилия Сәлахетдинованың шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Мәҗлескә Лилиянең иҗатташ дуслары да килгән иде. Алар тарафыннан башка кешеләрнең җырлары да башкарылды. Китапны тәкъдим итү кичәсенә Чистай, Балык Бистәсе, Уфа, Буа, Мамадыштан кунаклар килгән иде.

"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды