Казанның "Ярдәм" мәчетендә Согуд Гәрабстаны татарлары кунакта булды.
5 июнь көнне Казанның "Ярдәм" мәчетендә һәм күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә Согуд Гәрабстанында, төгәлрәге Мәдинә шәһәрендә яшәүче дин кардәшләр килде. Алар белән "Ярдәм" фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, имам Рамил Ибраһимов күреште . Алар кунакларны "Ярдәм" мәчете һәм тернәкләндерү үзәге белән таныштырды.
Татарлар Мәдинә шәһәренә 20 гасыр башында хәзерге Татарстанның Нурлат районына кергән Кизләү авылыннан китеп урнашалар. Алар сүзләренә караганда Согуд Гәрабстанында бүгенге көндә 200 ләп татар яши.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте