Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» һәм «Сөләйман» мәчетләренә бөтен дөньяга танылган дәгъватчы Нигъмәтуллаһ Хәлил Ибраһим хәзрәтләре килеп китте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» һәм «Сөләйман» мәчетләренә бөтен дөньяга танылган дәгъватчы Нигъмәтуллаһ Хәлил Ибраһим хәзрәтләре килеп китте

«Ярдәм» һәм «Сөләйман» мәчетләренә бөтен дөньяга танылган дәгъватчы Нигъмәтуллаһ Хәлил Ибраһим хәзрәтләре килеп китте. Төп яңалыклар

“Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды җитәкчелегенең чакыруына җавап йөзеннән, Татарстан башкаласына ап-ак сакаллы, Япониянең ислам үзәге имамы, бөтен дөньяга танылган дәгъватчы шәех Нигъмәтуллаһ Хәлил Ибраһим Йорт хәзрәтләре килеп китте. Аны Истанбул мөселманы Әхмәт Танмкулу озатып йөрде.

Яше 90нан арткан Нигъмәтуллаһ хәзрәтләре әле хәзер дә элеккечә үк дөньяның төрле илләрендә – Төркиядә, Пакистанда, Япониядә һәм Россиядә ислам диненә чакыру, дәгъват кылу эшләре белән шөгыльләнә.

Бөтендөнья мөселманнары арасында данлыклы һәм олуг хөрмәткә ия булуына карамастан, шәех үзен самими вә гади тота. Ул кунакханәләрне яратмавы хакында әйтеп, үзен мәчеттә калдыруларын үтенде. Шул ук вакытта мөселманнарны вәгазьләргә исәбе барлыгы хакында сөйләде.

“Ярдәм” мәчетендә вакытта ул мөселманнарга: “Мин 60 илдән артык мәмләкәттә булдым. Төрле илләрдәге мөселманнарга ислам һәм Коръән нурларын ирештерү минем өчен олуг бәхет, мөселман кешесенең бурычы булып санала. Мин кешеләрне яратам. Һәм Аллаһының мәрхәмәте вә ихтыяры нәтиҗәсендә, мин ул мәхәббәтне инсаннарга тарата алам. Мин сезләргә Мәккә, Мәдинәдәге, Токио һәм Истанбулдагы – барлык җирдәге кардәшләрнең сәламнәрен ирештерәм. Россиядәге мөселманнар да әлеге тере сәламнәрне тойсыннар һәм үзләренең бу дөньяда ялгыз түгеллекләрен белсеннәр иде. Бу төбәкләрдән “Күтүб әс-Ситт” хәдисләре җыентыгы авторы сыман данлыклы галимнәр вә дин белгечләре чыккан. Россия мөселманнарына кем белән горурланырга һәм үрнәк алырга дигәндә, андый мөмкинлекләр бар. Фәкать мохтаҗлык кичерүчеләрне яратып вә аларны хөрмәт итеп кенә без Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешә алабыз”,-дип мөрәҗәгать итте.

Шәех Нигъмәтуллаһның элек тә Россиягә килгәне бар иде. Мәсәлән, 2006 елда Казанга килгәч, ул Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә булды. Ул вакытларда бу мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов белән Мәликә ханым Гыйльметдинова ишетмәүче һәм күрмәүче инвалидларны тернәкләндерү гамәленә әле керешкәннәр генә иде. Шәех ул чагында төрле илләрдәге мөселманнар сезгә дин гыйлемен өйрәнергә килсеннәр, Хак Тәгалә сезгә зур һәм иркен үзәк бүләк итсен дип дога кылды. Аның догасы кабул булган, күрәсең. Ник дигәндә, бүгенге көндә “Ярдәм” мәчетенә Европа илләреннән дә, Кавказ якларыннан да кардәшләребез килеп белем ала.

Бу юлы Казанга килгәч, ул ихлас күңелдән башкарылган гамәлнең “Ярдәм” мәчете мисалында ни рәвешле уңышка китерүен үз күзләре белән күрде. Андый үзәкнең төзелгән булуын һәм инвалидларга хезмәт итүен белеп, шәех шатлану хисләре кичерде.
Кичә шәех үзенең якташы Әхмәт хәзрәтләре һәм Илдар хәзрәт Баязитов белән кабат Казандагы “Сөләйман” мәчетенә килде. Ул моннан 11 ел элек бу гыйбадәтханәдә 3 көн яшәвен исенә төшерде. Алай гына да түгел, Илдар хәзрәт аңа “Сөләйман”ны тагын күрсәтә башлагач, ул: “Син нәрсә инде, мин бу 3 катлы мәчеттне бик яхшы хәтерлим бит”,-дип аны туктатты. Бу юлы Нигъмәтуллаһ хәзрәт “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды җитәкчелеге беркемгә дә кирәкмәгән ятим балалар өчен биредә (“Сөләйман” мәчете янында) хәзерге заманга ярашлы бина сала алсыннар иде, дип Аллаһыга дога кылды. Димәк, әле без Нигъмәтуллаһ шәехнең кылган догасы тормышка ашырылсын иде дигән теләктән чыгып, “Ярдәм” фонды тарафыннан төзеләчәк тагын бер яңа бинаның хасил булуын күрергә мөмкинбез.

Истанбулга кайтып китәр алдыннан, шәех Нигъмәтуллаһ хәзрәтләре мәчеттәге һәркемне үзләренә кунакка чакырды һәм Казанга әле тагын киләчәге вә татарның кунакчыллыгын күрәчәге хакында белдерде. Безгә исә аның бу нияте фәрештәләрнең амин әйткән чагына туры килсен иде дип теләргә генә каладыр.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә