Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм»нең 2017 елдагы экскурсияләрен Волжскидан килгән кунаклар ачты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм»нең 2017 елдагы экскурсияләрен Волжскидан килгән кунаклар ачты

«Ярдәм»нең 2017 елдагы экскурсияләрен Волжскидан килгән кунаклар ачты. Төп яңалыклар

“Ярдәм” укыту-дәвалау үзәген карарга 2017 елда иң беренчеләрдән булып, Казанга Мари Иле Республикасының Волжск каласыннан кунаклар килде. Күрше җөмһүрияттә яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, алар “Ярдәм” мәчете хакында күп ишеткәннәр һәм һәрчак биредә булырга хыялланганнар. Ниһаять, аларның теләге тормышка ашкан. Милади буенча Яңа елның башлануы аларга уңай йогынты ясаган һәм ерак юлга чыгып китәргә рух өстәгән.

Кунакларга басмаханәне, тантаналар залын, тернәкләндерү классларын, компьютер вә массаж кабинетларын, йорт эшләре бүлмәсен күрсәттеләр. Шулай да Волжскидан килгән кунакларга күрмәүчеләр белән аралашуы иң истә калганы булгандыр, мөгаен. Алар биредә “Ярдәм” мәчетенең имамы Раил хәзрәт Әхмәтев һәм биредә эшләүче шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән очраштылар, алар кунакларга тәфсилләп “Ярдәм” мәчете хакында сөйләделәр, мондагы кабинетларны күрсәттеләр. Бу эштә аларга “Мәслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина да булышты.

“Ярдәм” мәчетен Казанның туристлык маршрутына кертү турында узган елда ук сөйләшүләр башланган иде. Әле күптән түгел генә Казан Туристик-мәгълүмати үзәкнең генераль директоры Наталья Вадимовна Абрамович җитәкчелегендәге экскурсоводлар әлеге мәчеткә килеп, “Ярдәм” үзәген дә үзләренең маршрутына кертү турында сөйләште. Димәк, тиздән казанлылар һәм башкалабыз кунаклары “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә килеп, БДБ илләрендә дә булмаган тернәкләндерү үзәгенең эше белән таныша һәм биредәге хәләл ризыкларны да татып карый алачак, дигән сүз бу.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды