Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге күрмәүчеләргә булыша

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге күрмәүчеләргә булыша

"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге күрмәүчеләргә булыша. Төп яңалыклар

Үзәк үз эшчәнлеген моннан 15 еллап элек Казанның Левченко бистәсендәге "Сөләйман" мәчетендә башлап җибәрә.

Казанның “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар башланып китте. Татарстанның төрле районнары һәм авылларыннан, шулай ук Россиянең төрле почмакларыннан – Чечня, Ингушетия, Дагыстаннан, Ставрополь, Пермь крае, Әстерхан, Свердловск, Оренбург, Самара, Ульян өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән килгән 50 ләп курсант бер ай дәвамында белем эсти, бер-берсе белән аралаша һәм шул рәвешле тормышка яраклашырга, җәмгыятьтә социальләшергә өйрәнә. 


“Курсларга килгәннәрнең бер өлеше бу проектта беренче тапкыр катнашса, калганнары - бу курсларга инде берничә тапкыр килүчеләр. Яңа килгән кешеләр башта Луи Брайль системасы белән рус хәрефләрен өйрәнә, икенче тапкыр курсларда катнашучылар инде Брайль системасы буенча гарәп хәрефләрен, тәҗвидләрне үзләштерә, аннары инде Коръәнгә кереп китә. Курсларда берничә тапкыр булганнар инде Коръәнне шактый шома укый. 

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр аерым укытыла, йорт эшләре бүлмәсендә курсларга килүчеләр сувенирлар ясый, төрледән-төрле кул эшләре белән шөгыльләнә. Шул рәвешле бармакларының тоемлавын арттыра. Бу аларга Коръәндәге нокталарны сиземләп уку өчен кирәк. Шулай ук күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр физкультура белән шөгыльләнә, табиблар лекцияләрен тыңлый, ялларда экскурсияләргә – музейларга, театрларга йөри, төрле паркларга чыга, әйләнә-тирәдә юнәлеш табарга өйрәнә, үзара хәтта спорт ярышлары да уздыра.

Курсларны оештыручылар катнашучыларга яшәү, туклану, белем бирү, хезмәт күрсәтү һәм юл чыгымнарын үзләре каплый. Болар барысы да спонсорлар ярдәме белән башкарыла.

Сез дә бу эштә ярдәм итә аласыз. Сәдака, фитр, фидия, зәкат аларга - күзләре күрмәсә дә, күңелләре күрә торган кешеләргә  ярдәм итә. Ярдәм һәм сәдакаларны бик тиз арада яки уңайлы ысул белән биредән түләргә була.

Әйтик төртмәле Көръән укырга ярдәм итү бу адреста: https://yardemfond.ru/aktsii/chitayu-koran-s-dushoj/ .

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды