Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм” Тернәкләндерү үзәген Сәрия Сабурская карады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм” Тернәкләндерү үзәген Сәрия Сабурская карады

«Ярдәм” Тернәкләндерү үзәген Сәрия Сабурская карады. Төп яңалыклар Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге булган "Ярдәм”гә Татарстанның кеше хокукларын яклау вәкиле Сәрия Сабурская килеп китте.

Сәрия Сабурскаяны "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм үзәк җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова каршы алды "Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге белән таныштырды. "Ярдәм” мәчетендә тернәкләнү узучы Буадан килгән яшь шагыйрә Лилия Сәлахетдинова Сәрия Сабурскаяга үзенең басылып чыккан китабын бүләк итте. Күрмәүче шәкертләр Сәрия Сабурскаяга "Ярдәм” мәчетендә белем алучы төрле категориядәге кешеләр дә үзләрен тигез хокуклы һәм бәхетле тоюлары хакында әйтте.

Сәрия Сабурская сүзләренчә, "Ярдәм” мәчете һәм бу үзәк Татарстанның горурлыгы булып тора һәм бу лаеклы урынны төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән күп санлы делегация вәкилләре карасын иде.

-Бу үзәкне һәм мәчетне карагач, мин әле республикадагы күп нәрсәне белмим икән дигән нәтиҗәгә килдем. Инвалидларны тернәкләндерүдә биһисап зур рольне «Ярдәм” мәчете кебек иҗтимагый оешмалар уйный. Мин искитмәле зур тәэсир алдым үзәкнең эшеннән, биредә мохтаҗларга һәм инвалидларга күп эшләр башкарыла. Үзәктә кешеләрне тормышка кайтаралар. Бу – үзәкнең иң зур казанышы. Беркемгә дә кирәк булмаган кешеләр биредә үзләрен җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзалары кебек хис итә. Моның өчен олуг рәхмәтләремне белдерәм Илдар хәзрәт Баязитовка,-диде Сәрия Сабурская.

"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды