Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә Эльвира Ибраһимованы искә алдылар

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә Эльвира Ибраһимованы искә алдылар

«Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә Эльвира Ибраһимованы искә алдылар. Төп яңалыклар

6 һәм 10 февраль көннәрендә аннан алда юлда һәлак булган “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Эльвира Ибраһимованы искә алып, Коръән уку мәҗлесе оештырылды. Әлеге чарада “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды хезмәткәрләре һәм “Ярдәм” мәчете әгъзалары катнашты.

Әлеге мәҗлестә Коръәннең калебендә булган “Йәсин” сүрәсе һәм изге китаптагы соңгы сүрәләр укылды. Шулай ук Аллаһы Тәгаләдән аның белеп вә белмичә кылган гөнаһларын гафу итүен, Раббының аны җәннәткә кертүен сорап дога кылынды.

Мәҗлескә килгән күп кунаклар һәм мәчет хезмәткәрләре бирегә җыелган халык белән журналист Эльвира Ибраһимованы югалту ачысын уртаклаштылар, аңа үзләренең җылы карашта булуларын белдерделәр. “Ярдәм” фонды, шулай ук “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре Эльвираның туганнарына киләчәктә дә сабыр һәм нык булырга кирәклеге турында Аллаһыдан сорап дога кылдылар.

Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчете әһелләре дә шундый ук теләктә калалар.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды