Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» Тернәкләндерү үзәгендә тиздән «Бер-беребезне яклыйк. VII” дигән курслар башлана

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» Тернәкләндерү үзәгендә тиздән «Бер-беребезне яклыйк. VII” дигән курслар башлана

«Ярдәм» Тернәкләндерү үзәгендә тиздән «Бер-беребезне яклыйк. VII” дигән курслар башлана. Төп яңалыклар

5 марттан 19ына кадәр “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезне яклыйк. VII” дип аталган курслар булачак. Аңа арбага утырып йөрүчеләр, терәккә таянып атлаучылар, ДЦП, Дауна белән авыручы кешеләр – 18 яшьтән өлкәнрәк булган инвалидлар чакырылган. Әлеге чара Татарстан һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр өчен оештырыла.

Бу курсларга даими рәвештә төрле тармакта эшләүчеләр катнашыр, дип көтелә. Аларда төрле мастер-класслар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, саф һавада йөреп кайтулар оештырылачак.

“Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгендә “Һәркем алырлык мохит” (“Доступная среда”) программасы нигезендә төрле категориядәге инвалидлар өчен шартлар тудырыла. Моның өчен алдан гариза язып җибәрү сорала. Ул гаризалар биредә каралгач, андагы кешеләр киләсе курслар исемлегенә кертеләчәк.

Курсларда катнашу өчен email буенча да гариза язарга мөмкин. Адресы мондый: L0101714@yandex.ru
группа в вконтакте: https://vk.com/event106404201


89963357372 телефонына шалтыратып, бу чараның кураторы Лилия Фәһим кызына да мөрәҗәгать итә аласыз.

Безнең девиз: “Мәрхәмәтлелек тамчысыннан – мөмкинлекләр океанына”.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды