!["Ярдәм"дә “Бер беребезгә булышыйк” дип аталган курслар башланды. Төп яңалыклар "Ярдәм"дә “Бер беребезгә булышыйк” дип аталган курслар башланды. Төп яңалыклар](/_pu/4/27677695.jpg)
"Ярдәм" мәчетендә икеатналык “Бер беребезгә булышыйк” дип аталган курслар башланды.
15-29 февраль көннәрендә Татарстан республикасының һәм Рәсәйнең төрле регионарында яшәүче: ДЦП, опорник һәм дә коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен курслар узачак.
Курсларга төрле өлкәдә хезмәт итүче специалистлар чакырулы. Инвалидлар өчен төрледән-төрле мастер класслар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр үткәрелә; мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла.
“Ярдәм” үзәгендә төрле төр инвалидлар өчен “Уңайлы мөһит” программасы буенча уңайлыклар тудырылган.
Курсларга (дцп, опорник, коляскадагы) 18 яшьтән 45 яшькәчә (тән, эпелепция һәм дә аралашу вакытында йога торган чирләре булмаган) инвалидлар чакырыла. Милләт һәм дин мөһим түгел.
Мәгълүмат өчен тел.: 89053199733__89375206704 Лилия (проект кураторы)
"Ярдәм" фонды матбугат үзәге