Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм"дә иҗтимагый ярдәм ашханәсе эшли

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм"дә иҗтимагый ярдәм ашханәсе эшли

"Ярдәм"дә иҗтимагый ярдәм ашханәсе эшли. Төп яңалыклар

 

«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды «Тормыш юлы» дигән социаль акциясен 2020 елда ук башлап җибәргән иде. Хәзер инде аны яңа ашханәдә  дәвам итәчәкләр.

«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондының Советы рәисе Илдар Баязитов  сүзләренчә: «Мөмкинлеге чикләнгәннәр, өлкән кешеләр, мондый ярдәм безгә бик кирәк диләр. Бу җылы ризык аларга көнен-көнгә ялгарга ярдәм итә». 

«Тормыш юлы» кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итә. Волонтерлар, хеәмәткәрләр  300 кешегә   ризык әзерләп  тарата. Шулай итеп   мохтаҗ һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кайнар ризык таратыла. Алар арасында өлкәннәр дә, авыру бала тәрбияләүче ялгыз әниләр дә бар.  

Бу ашханәгә ашарга килгән кешеләр белән таныштык. Йортсыз-җирсезләр, эшсезләр шактый очрый. Кайберсе төрмәдә дә утырып чыккан. Тик ачылып китеп бик сөйләргә теләмиләр. Кыенсыналар, оялалар. Кем ничек яшәгән, ничек бу хәлгә төшкән, аларның эчке дөньясын каезлап, монда сорашмыйлар. Йөзеңне ертып монда килгәнсең икән, димәк сиңа кирәк, син мохтаҗ. — Рәхим ит, утыр аша!

Тик шулай да күренә: күбесе карт, сырхау кешеләр икән. Күзе начар күрә, колагы ишетми башлаган агай-ханымнарга 70-90 яшь. Күп өлкәннәр авылда туып үскән. Аннары Казанга килеп гомер буе шушы яктагы заводларда эшләгәннәр. Шул арада картлык та килеп җиткән. Соңгы елларда Казанга күченеп кайткан кешеләр дә очрый.

Кайберсенең баласы булмаган, кайберсе баласын югалткан. Бер апа, кызым Сахалинда яши, ә оныгым чик буенда хезмәт итә, дип сөйләп маташты. Икенче бер тол агай, кызым бар иде, югалды, диеп зарланып алды. Карт-карчыклар бүген берүзе генә торып калганнар. Абзыйлар, апалар бирешми, догалар да укый. Тик аларга үз өйләрендә ашарга пешерү уңайсыз икән.

«Ярдам-Помощь» гомуммилли хәйрия фондының “Тормыш юлы” («Дорога жизни») исемле проектына мохтаҗлар көн саен ризык алырга килә. Биредә алынган ашамлык картларга яшәргә ярдәм итә.

Карт кешегә ярдәм итү бик зур савап. Ялгызы калып нәүмиз булган кешене ашату аеруча изге эш санала. Сез дә бу эштә ярдәм итә аласыз! Корбан, гакыйка, нәзер итләре, гошер ашлары, сәдакалар кабул ителә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды