ҖҮФХ Татарстандагы идарәсенең (УФСИН) Төбәкара уку үзәгендә Рафаил Дәүлиев бүләген тапшыру узды. Премия 2023 елда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе Дәүлиев Рафаил Гани улының истәлегенә "Ярдәм" фонды тарафыннан оештырылган иде. Ул УФСИН Иҗтимагый Советы рәисе, «Ярдәм» фонды хезмәттәше, Татарстанның атказанган юристы иде.
Рафаил Дәүлиев - дин кардәшебез, ихлас мөселман фикердәшебез - Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе иде. Ул 2021 елда ахирәткә күчте. "Ярдәм" мәчете, фонды, Татарстан мөфтияте өчен ул бик кадерле кеше иде. Рафаил Гани улы урынын Җәннәт түрләрендә насыйп итүен сорыйк. Раббыбыз барлык игелекле эшләрен кабул кылса иде, чөнки ул Татарстандагы барлык төзәтү учреждениеларында мәчетләр һәм намаз уку бүлмәләре аның тырышлыгы белән ачылган иде.

Рафаил Дәүлиев 1953 елның 28 февралендә Казанда туган. 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Гомер буе Татарстанның көч структураларында эшли. Ул сак, психологик хезмәт, хөкем ителгәннәр белән тәрбия эше бүлекләре эшчәнлеге координациясен алып барды, тәрбия колонияләре төркемнәрен җитәкләде.
Рафаил Дәүлиев инициативасы белән республиканың УФСИН структураларында хөкем ителгәннәргә рухи тәрбия бирү өчен мәчетләр һәм чиркәүләр ачылды. Ул соңгы көннәренә кадәр «Ярдәм» фондындагы вакыйгалар белән кызыксынып торган, фонд проектларына төрлечә ярдәм итте.
Быелгы Дәүлиев премиясе лауреатлары:
ҖҮФХ ТР бүлекчәсе хөкем ителгәннәрне тәрбия эшләре бүлеге җитәкчесе Алексей Веряскин;

19- нче төзәтү колониясе җитәкчесе Ромео Нуруллов;
Татарстан Иҗтимагый җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясе җитәкчесе Азат Гайнетдинов;

Чечня республикасы мөфтие киңәшчесе Шамил Кашаф;

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте тикшеренү институтының фәнни хезмәткәре педагогика фәннәре докторы, профессор Сергей Оганесян.
Шулай ук Россия җәзаларны үтәтү буенча Татарстан бүлегенең Җәмәгать советы "Җәмгыят өчен күрсәткән хезмәтләре өчен" исемле өченче дәрәҗәдәге медаль белән республика мөфтие Камил Сәмигуллин, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов һәм башкалар бүләкләнде.
Тантаналы программа шулай ук үз эченә Рафаил Дәүлиев тормышы һәм һөнәри эшчәнлеге турында видео-очеркны, хезмәттәшләре һәм дуслары истәлекләрен алды . Ватанга мәхәббәт турында сөйләнелде.
Үз чиратында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Эдуард Хиалеев мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев митрополит Кирилл атакай, баш раввин Ицхак Гореликларны билгеләп үтте һәм рәхмәт хатларын тапшырды.