Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Йосыф Морадым: «Ярдәм» фонды хисап тотты. Миһербанлык.

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Йосыф Морадым: «Ярдәм» фонды хисап тотты. Миһербанлык.

Йосыф Морадым: «Ярдәм» фонды хисап тотты. Миһербанлык.. Төп яңалыклар

 

“Ярдәм” мәчете, “Ярдәм” фонды Советы җитәкчеләре матбугат очрашуы ясаган. «Мәдәни Җомга» газетасы хәбәрчесе Йосыф Морадым шул турыда язып, «Ярдәм» мәчете биләмәсен социаль оптимизм зонасы, диеп искәртеп узган. Бу турыда «Миһербанлык» рубрикасы хәбәр итә.

 

Юксыллар, мохтаҗлар өчен Казанда эшләүче фонд ул. Биредә Татарстан, Башкортостан, башка төбәкләр һәм илләрдән күзе күрмәүчеләр җыела һәм белем эсти. Моның өчен махсус проект бар. Ул Казанда «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды каршында эшли. «Мәдәни Җомга» газетасы шул турыда язып чыккан.

Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды каршында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» исемле тернәкләндерү курслары эшләп килә. Һәм Казанда сукырлар өчен «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» укулары дәвам итәчәк дип яза газета. Шуларның җидесендә 245 сәламәтлеге чикле кеше бер ел ярым аралыгында укыган һәм тернәкләнү үткән.

 

Әлегә исә «Ярдам-Помощь» фонды каршындагы күз авырулары булган кешеләрне тернәкләндерү проектының РФ Президенты грантын кулланып ясалган өлеше тәмамланган. Бу турыда Казанда узган матбугат вәкилләре белән шушы очрашуда хәбәр иттелгән.

Проектта Төмән, Курган, Чиләбе, Махачкала, Самара, Татарстан, Удмуртия, Кавказ һәм башка төбәкләрдән сукырлар катнашкан. Укучылар мәрхәмәт өләшүчеләргә елый-елый рәхмәт укый, дога кыла.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды