Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Күрмәүчеләр “Сөләйман” мәчетендә булдылар

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Күрмәүчеләр “Сөләйман” мәчетендә булдылар

Күрмәүчеләр “Сөләйман” мәчетендә булдылар. Төп яңалыклар Узган атна ахырында "Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы начар күрүчеләр, дөм сукырлар Левченко бистәсе янындагы урманга чыктылар. Биредә һәр инвалид урман эченә куелган спорт җиһазларында шөгыльләнде, күкрәкләренә тутырып, саф урман һавасын сулады.

Әлбәттә, күрмәүче мөселман һәм мөслимәләрнең бирегә алып килүләренә бик күңелләре булды. Алар киләчәктә үзләрен тагын монда алып баруларын сорады.

Мондагы җиһазларны күп еллар элек халык теленә желатин заводы җитәкчесе булып кергән берләшмә җитәкчесе Фәрит Шакиров ясаган һәм бирегә куюны оештырган иде. Хәзер исә мондагы 40лап җиһазны аның улы Марат карап һәм төзәтеп тора. Ул бирегә кош оялары да ясап куйган.

Автобуска утырып, кире борылырга торганда күрмәүчеләргә Левченко бистәсендәге "Сөләйман” мәчетенә барып кайту уе төште. Һәм алар озак уйлап тормастан, "Сөләйман” гыйбадәтханәсенә юл алды.

Бүгенге көндә "Ярдәм” мәчетендә белем алучылар арасында кайчандыр Брайль системасын «Сөлайман» да өйрәнә башлаганнар да бар. Алар хәзер белемнәрен "Ярдәм” иман йортында камилләштерә. Шул мөселманнар бигрәк тә сагынганнар "Сөләйман” мәчетен. Алар алдан үзләре укыган классларга кереп утырдылар, өстәлләрне сыпырып, яңадан таныштылар.

Бәлки яңа шәкертләргә "Сөләйман” мәчете алай ук якын да түгелдер. Әмма элекке шәкертләргә ул җаннарыдай якын һәм кадерле икән. Бу очрашудан менә шул аңлашылды. Алар иркенләбрәк бирегә кайчан да булса тагын килербез әле дигән уй белән "Ярдәм” мәчетенә кайтып киттеләр.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды