Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Күрмәүчеләр тәүге тапкыр чаңгы ярышына чыктылар

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Күрмәүчеләр тәүге тапкыр чаңгы ярышына чыктылар

Күрмәүчеләр тәүге тапкыр чаңгы ярышына чыктылар. Төп яңалыклар Бүген Казандагы «Хезмәт резервлары» спорт комплексында үзенчәлекле бәйге – тәүге тапкыр "Ислам чаңгы юлы” эстафетасы үткәрелде. Анда 30 дан артык спортчы, шул исәптән "Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы күрмәүчеләр һәм балалар церебраль параличы (БЦП) белән авыручылар катнашты.

Бу чараның максаты сәламәтлекне ныгытудан, спортның чаңгы төрен популярлаштырудан, спортчыларда тизлек, көч, чыдамлык кебек сыйфатлар тәрбияләүдән гыйбарәт иде.

Ир затларыннан булган БЦПлылар арасында беренче урынны – Казанның Юдино бистәсеннән булган Евгений Мөхтәрев, хатын-кызлар арасында керәшен кызы Валентина Бальмина алды. Ә инде күрмәүчеләрдән Бельгия вәкиле Гыймран Чебукаев, Оренбургның Әсәкәй районыннан Рәсимә Ишмөхәммәтевага тиңнәр табылмады. Аларга Мактау грамоталары, башка төр бүләкләр тапшырылды.

Ярышка чыгучылар арасында аякларына тәүге мәртәбә чаңгы киючеләр дә бар иде. Казахстаннан Казанга белем алырга килгән абыйлы-сеңелле Абдулла һәм Мәдинә Меркамиловлар, Илман Дурмалаев, Рафис Зиннәтов, Ленар Измайлов, Николаев Николай һәм Света Мартынова беренче тапкыр чаңгы юлына бастылар.

Ярышлар бик күңелле узды. Аларда катнашучылар әлеге бәйгене оештырган "Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренә һәм "Хезмәт резервлары” спорт комплексы директоры Руслан Миңнебутдиновка олуг рәхмәтләрен әйттеләр.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды