Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Күрмәүчеләр түгел, җәмгыять сукыр

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Күрмәүчеләр түгел, җәмгыять сукыр

Күрмәүчеләр түгел, җәмгыять сукыр. Төп яңалыклар Күптән түгел Казанның Әбсәләмов урамы, 13 йортта урнашкан «Рәйхан» кафесына чакырдылар. Аның нәрсәсе бар инде, хәзер кафелар адым саен бит, диярсез. Аерма бар икән шул. Монда мин республикабыз өчен генә түгел, Русия күләмендәге мөһим «байлыкның» чишмә башын таптым. Барысы да өстәлдә яткан ике төрле меню китапчыгыннан башланды. Шуларның берсе төсле рәсемнәр белән бизәлеп, күз явын алырлык матур итеп эшләнгән булса, икенчесе ап-ак биткә батырып ясалган нокталардан гыйбарәт иде. Әйе, күзе күрмәүчеләр өчен Брайль системасы нигезендә ясалган меню иде бу. Казан кебек зур шәһәрдә күрмәүчеләр өчен ясалган бердәнбер менюның шушы кафеда булуын белгәч, тирәнрәк «казый» башладым һәм… мәчеткә килеп эләктем.

«ЯРДӘМ» ФОНДЫ – БАШКАЛАРГА ҮРНӘК

Сөләйман мәчете кысаларында, инде 2007 елдан бирле «Ярдәм» ислам-милли хәйрия фонды эшләп килә икән. Аның җитәкчесе Илһам Исмәгыйлев әйтүенчә, фонд өч юнәлештә эш алып бара.

Беренчесе – Сукырлар өчен тернәкләндерү үзәге булдырып, шуны тәэмин итеп тору.

Икенчесе – «Нур» нәшрият үзәге. Биредә, күрмәүчеләр өчен, Брайль буенча басмалар һәм аудиокитаплар чыгарыла. Шушы эшне җитәкләүче Илгизәр Хәмидуллин үзе дә күрү сәләтеннән мәхрүм. Биредә эшләүчеләрнең нибары берсе генә бу бәхеткә ия.

Өченче юнәлеш – «Икрам» социаль ярдәм күрсәтү үзәге. Ярдәмгә мохтаҗ мөселманнар бирегә килеп гариза яза, үзенең нинди мәсьәләдә мохтаҗ булуын белдерә икән. Әйтик, ниндидер операция өчен акча җитмиме яки ул кеше тормышта бик авыр хәлдә калганмы, бурычка батканмы…

Фонд акчаны каян җиткерә, дисезме?! Рамазан аенда тапшырылган зәкәт, мәчеткә тапшырылучы сәдәкаләр белән беррәттән иганәчеләр ярдәме дә биредә зур роль уйный. Шулай ук фонд карамагында өч кафе эшли. Аларны тану кыен түгел, чөнки барысы да «Рәйхан» исемле. Мин булганы Әбсәләмов урамында урнашса, калганнары Мәскәү урамындагы 2а йортында һәм Вишневский урамындагы 12нче йортта урнашкан. Әле тагын «Восточный маркет» дигән реклама газетасыннан кергән табыш та шушы фондка юнәлдерелә. Кыскасы, бу фондның эше дә, җәмгыятькә китергән файдасы да күзгә күренерлек!

ИЗГЕЛЕКНЕҢ ЧИШМӘ БАШЫ

Сөләйман мәчетендә сукырлар өчен тернәкләндерү үзәге эшләвен ишеткәч, мәчетнең баш имамы Илдар хәзрәт Баязитов белән элемтәгә чыктым. Ул очрашып сөйләшергә ризалык бирде. Әле менә шушы язмамны әзерләп утырганда да, аңа җылы һәм җанлы әңгәмәсе өчен чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Бу очрашудан соң, тормыш бөтенләй башка яктан ачылган кебек булды. Кояш яктысын, тирә-якның гүзәллеген күрү – нинди олы бәхет, кешеләргә булышып яши алу мөмкинлегенең нинди зур батырлык булуын тагын бер кат аңладым.

Илдар хәзрәт Баязитов Сөләйман мәчетенә 2002 елда килә. Моңарчы бер катлы гына булган бинаның икенче каты да шуннан соң төзелеп бетә. Анда бүлмәләр һәм торак урыны әзерлиләр. Җәйләрен балалар өчен лагерьлар үткәрелә башлый. Әкренләп, 2004 елдан хәйрия акцияләре дә оештырырга тотыналар.

Менә шулай кайнап торган мәчеткә 2005 елда Венера исемле бер әби оныгын лагерьга алып килә. Илдар хәзрәт аңа гариза язарга кушкач кына, хатынның бөтенләй күрмәве ачыклана. Гаризаны хәзрәт үзе яза. Ә оныгын лагерьдан алырга килгәч, Венера ханым рәхмәт әйтергә керә һәм үзенең дә Коръән укырга өйрәнергә теләвен әйтә. Шул вакыйгадан соң мәчеттә эшләүчеләр уйлана, эзләнә, кызыксына башлый.

Баксаң, Русиядә Брайль системасы буенча Ислам дине нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәтә торган бер генә уку урыны да юк икән. Гадәти үзәкләр, правослау динендәгеләр өчен булганнары бар, ә менә мөселманнар өчен юк! Шуны белгәч тә, күп еллар укытучы булып эшләгән Мәликә ханым Гыйльметдинова иң элек үзе шул система белән укырга өйрәнә һәм укыту методикасын төзи. Бүген дә мәчеттә шушы методика буенча укыталар. Ә курсларга беренче төркем 2007 елның сентябрендә җыела һәм шуннан бирле эшләвен дәвам итә.

Иң элек Брайль системасы буенча Коръән укытырга гына өйрәтербез дип уйлаган мәчет хезмәткәрләре инде курслар башланганның беренче көненнән үк моның гына җитмәвен аңлап ала. Күп кенә күрмәүчеләр, бигрәк тә әле генә шул хәлгә калган кешеләр депрессия кичерә. Юл фаҗигасе, төрле казалар аркасында күрү сәләтен югалтучылар бу «яңалыкны» бик авыр кабул итә. Аларга психологик ярдәм дә кирәк, урамда ориентлашу нечкәлекләрен өйрәтү дә мөһим. Шул ук вакытта аларда сәламәт кешеләр кылган эшләрне башкару омтылышы да көчле. Укытучылар шушы аспектларны да күздә тотып эшли башлый. Хәзер инде курслар күпкә камилләшкән, биредәге укытучылар алар белән төрле юнәлештә эшли. Әйтик, Фәнис Мингәрәев компьютерны өйрәтә. Илгизәр Сибгатов тирә-якта ориентлашу серләренә төшендерә. Руслан Закиров Брайль буенча укыта. Бу укытучылар үзләре дә – күрмәүчеләр. Ә Мәликә Гыйльметдинова, Ләлә Җиһаншина, Ибраһим Шаһимәрдәновлар укучыларга башка өлкәләрне өйрәтә.

ТЫРЫШКАНГА ЯРДӘМ БАР


«Сөләйман» тернәкләндерү үзәгенә килгән күрмәүчеләр мәчетнең икенче катында яши. Укырга килергә теләүчеләр бик күп булса да, төркемгә 20 кеше генә алына, чөнки яшәргә урын тар. Курслар 1 ай дәвам итә һәм укыту өчен ел дәвамында 8 төркем җыела. Бер ай уку – 2 атна ял чиратлашып дәвам итә. 10 декабрьдә чираттагы төркем үз эшен төгәлләячәк һәм яңа төркем тупланачак.

Иң кызыгы шунда, бу курска килүчеләрнең ике якка булган юл чыгымнарын да, уку әсбаплары өчен дә «Ярдәм» фонды түли, биредә аларны ашаталар да. Әле бүләккә китаплар биреп озаталар да.

Русиядәге күрмәүче мөселманнарны укытучы бердәнбер үзәк булганга күрә, бирегә әллә кайлардан киләләр. Башкортстан, Дагыстан, Чечня республикаларыннан, Екатеринбург, Оренбург, Самара, Чиләбе, Пермь, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән, хәтта Казахстан, Кыргызстан кебек чит төбәкләрдән дә килүчеләр бар.

Илдар хәзрәт Баязитов бу үзәкнең киңәйтеләчәге турында аеруча шатланып сөйләде.

– 2008 елда безнең үзәккә Илсур Метшин килгән иде. Ул курста укучылар белән сөйләште, күпме кешенең бирегә укырга килергә теләвен белде. Күргәннәрен үз күңеле аша үткәрде булса кирәк, яңа үзәк салу өчен2 гектарҗир бүленеп бирелде. Инде декабрь аенда булачак өр-яңа үзәккә беренче нигез ташы да салынды. Инде менә май-июнь айларында шул яңа бинага күчәрбез дип көтәбез, иншалла! Әле аңа кадәр үк Илсур Метшин: «Ул үзәк салынып беткәнче озак вакыт узар, менә хәзерге минутта сезгә нәрсә кирәк?» – дип сорады. Левченко бистәсендә, күрмәүчеләр хәрәкәт итә алырлык юллар юк иде әле. Чокырга, күлдәвеккә егылалар. Төп проблемабыз итеп юлларны атадык һәм юллар салынды да. Ул эш кешесе булып чыкты һәм без аның өчен һәрчак догада! – диде ул.

– Илдар хәзрәт, минем кебек читтән карап торган кешегә сезнең эшегез бер авырлыкларсыз гөрләп бара сыман…

– Һәр көн җиң сызганып эшләгәндә генә шулай була ала. Без бер минут вакытны да исраф итмичә, җәмгыятькә файда китерергә тырышып яшибез. Һәр мөселман кешесе социаль яктан файдалы булсын иде. Шулай да, әлегә кадәр чишелмәгән проблемалар бездә дә бар. Без укучыларыбызны атнага ике тапкыр Казан буйлап экскурсиягә алып чыгабыз. Театр-концертларга, мәдәни чараларга йөртәбез. Шуңа өстәп, һәр җомга Казанда яшәүче күрмәүче мөселманнарны җыйнап мәчеткә алып киләбез һәм өйләренә озатабыз. Шулай ук балаларны да җәйге лагерь вакытында йөртергә автобус кирәк. Без аларны «Кырлай» паркына, зоопаркка, ипподромга алып барабыз. Бер тапкыр автобус соратып алу безгә 2 мең сумга төшә. Һәр атна саен ничәмә мең сумнарны без автобус арендалау өчен тотабыз. Әгәр безгә ярдәм итәрдәй, шушы мәсьәләне чишәрдәй иганәче табылса, ул акчаларны башка файдалы максатларда кулланып булыр иде. Ә болай без кемгәдер бәйле булып чыгабыз.

ЗАР БЕЛӘН ЗАРНЫҢ АЕРМАСЫ

Илдар хәзрәт белән шул хакта да сөйләштек: безнең җәмгыять күрмәүчеләрне яки башка физик яктан кимчелекле кешеләрне кабул итәргә өйрәнмәгән әле. Мисалга тормыштан алынган очрак: бер күрмәүче кеше юл йөрү картасын өендә онытып калдыргач, кондуктор аны талап, билгесез урында төшереп калдырган. Тукталышта булса бер хәл, ләкин ике тукталыш арасында төшеп калган дөм сукыр кеше кая таба барырга тиеш, әйтегез әле?!

– Мәликә ханымның «Зрячим и незрячим» дигән китабы чыкты, дип сөйли Илдар хәзрәт. – Ул күрмәүче кешеләр белән ничек аралашырга, йөртергә, аңа хәрәкәтләр аша нишлисен ничек аңлатырга икәнен өйрәтә. Бездә бит аларга ярдәм итәргә, аларны аңларга теләүче юк. Мин Төркиядә укыганда да күрмәүчеләр хакында сүз булды. Анда да күрмәүчеләр үпкәли. Ләкин бу башка үпкә. «Минем бит акчам бар, ә кондукторлар автобуста миннән акча алырга теләми, шулай итеп мине кимсетә, мин башкалардан бер җирем белән дә ким түгел», – дип әйтәләр. Аерманы гына карагыз!

Илдар хәзрәт сөйләгәннәрне тыңлап торгач, кайдадыр укыган бер хәл искә төште. Электричкада әтисе белән улы кара-каршы утырып кайтырга чыккан икән. Малай тәрәзә кырыена утырган килеш, бик шатланып, кычкыра-кычкыра: «Әти, карале, болытлар шундый ак, йомшак мамык кебек! Әти, карале, агачлар нинди яшел, каргалар кап-кара булып ялтырап тора! Әнә, күбәләктә ничек күп төсләр…» – дип әйтеп барганны ата кеше елмаеп кына күзәтә икән. Тирә-яктагы кешеләр иргә кисәтү ясаган. «Тиле малаегызга тик кенә утырырга кушыгыз, кычкырмасын», – дигән мәгънәле кисәтү булган ул. «Күпсанлы операцияләрдән соң аның әле бүген генә күзләре күрә башлады», – дип җавап биргән ир.

Ә бит Җир шарында һәр минут саен бер сукыр бала туа һәм андый балалар саны көннән-көн арта. Бу проблема медицинадагы иң зур проблемаларның берсе булып тора. Бу минем сүзләр түгел, ә Русия медицина фәннәре академиясе әгъзасы Е.Сидоренко әйткән сүзләр.

Япония, Кытай, Америка кебек илләрдә социаль темаларга багышланган, нәкъ менә сукыр, чукрак, телсез кешеләрнең проблемаларын ачарга, аларны аңларга булышкан фильмнар еш төшерелә. Ә бездә элеккедән үк полиция хезмәткәрләрен бик яхшы эшли дип рекламалаган, җыен мәхәббәт-хыянәт турындагы «елак» фильмнар, үтереш-суеш модада. Шуңа күрә бездәге халык та кансыз, җансыз, мәрхәмәтсездер ул.

Күз алдына китерегез: көннәрнең берендә, иртән күзләрегезне ачасыз һәм караңгылыкка тап буласыз… Яисә ниндидер чир, бәла-каза аркасында күрү сәләтегезне югалтасыз… Яки берәр туганыгыз, балагыз, оныгыгыз сукыр булып туа. Язмыш сынавыннан берәү дә кача алмый һәм аннан беркем дә иминият таныклыгы сатып алмаган. Шуңа күрә тирә-юньдәге күрмәүчеләргә карата игътибарлы, миһербанлы, сабыр булсак иде.

13 ноябрьдә Халыкара ак кул таягы көне яки, икенче төрле әйткәндә, Халыкара сукырлар көне булды. Ни кызганыч, аларга тиешле игътибар ел дәвамында гына түгел, хәтта бу көнне дә булмады бит…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

"Безнең гәҗит"

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды