Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Күрмәүчеләрнең «Ярдәм» үзәге һәм Кемерово МДН хезмәттәшлек кылу турында килеште

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Күрмәүчеләрнең «Ярдәм» үзәге һәм Кемерово МДН хезмәттәшлек кылу турында килеште

Күрмәүчеләрнең «Ярдәм» үзәге һәм Кемерово МДН хезмәттәшлек кылу турында килеште. Төп яңалыклар Исламдагы социаль хезмәтне өйрәнү һәм күрмәүчеләрнең “Ярдәм” үзәген, мәчетен карау өчен Кемерово өлкәсенең мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев җитәкчелегендәге Кузбасс имамнары Казанга килде.

Мөфтине һәм Кемерово өлкәсе имамнарын “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм социаль хезмәтнең гамәли ягы белән таныштырды. Кунаклар күрмәүчеләрне, ишетмәүчеләрне һәм БЦП инвалидларын тернәкләндерү белән дә таныштылар.

Кемерово өлкәсе Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев “Ярдәм” мәчетенең социаль эшен югары бәяләде. Шулай ук “Ярдәм” үзәге һәм Кемерово Диния нәзарәте күрмәүчеләрне тернәкләндерү өлкәсендә хезмәттәшлек кылу буенча килештеләр.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды