Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Каен суының татлы чагы бу!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Каен суының татлы чагы бу!

Каен суының татлы чагы бу!. Төп яңалыклар Шушы, ягъни «Ярдәм” мәчетендә ел саен үткәрелүче Коръән бәйгесенә килгән берсеннән-берсе матур бәләкәчләребезгә – тәтидән-тәти күлмәкле кызчыкларыбыз вә чигүле түбәтәй кигән малайларыбызга карап сокланып туя алмаганда, нәкъ менә шул каеннарыбызның татлы суы һәм бүген тулып килгән дәва-бөреләре күз алдына килә. Тиздән алар яфракларын ярып, тирәбезне сихәтле яшеллеккә күмәр.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенең апрель башында үткәрелүе символик мәгънәгә ия, минемчә. Бу бәйге-бәйрәм балаларыбызның ислами-имани белеме имтиханы гына түгел, ә киләчәгебезне якты итү ниятебез-өметебез симфониясе, дияр идем.

Быел әлеге бәйгенең 18 нчесенә җыелдык. Елдан-ел анда катнашучыларның саны артуына, чара эчтәлегенең җитди яңарышына, Рәсәй күләмендәге халык бәйрәменә әверелүенә куанабыз, әлбәттә. Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллинага хәзер шушы мөһим чараны оештырганы өчен кайлардан гына рәхмәтләр яумый!

Оешманың иң актив булышчысы – әгъзасы, Казан дәүләт университетында гарәп телен укытучы галимә, профессор Лена Кәлимулла кызы Таҗиевага быел яңа эш йөкләгәннәр: аерым бүлмәдә кечкенәләр һәм бәйгедән бушаган балалар белән шөгыльләнергә кирәк дигәннәр. Барып керсәм, шаккаттым: ул кечкенә бер малай белән чит телдә сөйләшеп утыра. Чечен малае икән. Ул әти-әнисе турында сөйли, профессорның сорауларына җавап та бирә, аннары Коръән сүрәләрен сөйли. Апасы, елмаеп, мактап ала, авторучка бүләк итә. Таҗиклар белән таҗикча, үз ана телләрендә аралаша мөгаллимәбез. Балаларга бүләк ителгән каләмнәр дә, китап, дәфтәр, альбомнар да бик ошый. Алар кабат-кабат чиратка тезелә. Менә бит ничек тә эшләп була, югыйсә, алар коридор буйлап чабышып йөрергә дә күп сорап тормаслар иде. Тантана ачылганчы яңа төркемнәр белән таныша торам. Гөлсинә Галиуллина Әлки районының Карга авылыннан икән.

-8 бала алып килдем быел,-ди.-9 яшьлекләр, ислам нигезләрен беренче ел өйрәнүчеләр, Гөлсирин, Нурзия, Айгөл, Гөлинәләр. Үзем мәктәптә татар телен укытам, “Халык җәүһәрләре” түгәрәген алып барам. Мәчетебез бик матур. Ирек хәзрәт Сәлахиев, яшь булса да, уңган, хөрмәтле кеше, авылны тотып торучыларыбызның берседер. Бик яратабыз үзен. Мәчеттә ике төркем олылар, ике төркем бала укый. Без монда, Әлмира апа бәйгесендә теркәлеп Коръән укучылар инде (көлә). 8 ел Казанга киләбез инде. Беренче килгән төркемдәгеләр үсте, хәзер яңаларын алып килдем. Бу көнне көтеп алабыз. Хәбәр килүгә, рәхмәтләребезне әйтә-әйтә җыенабыз.

-Габделкәрим хәзрәт булам, Түбән Камадан,-ди яшь кенә егет.-Ташлык авылы имам-хатибы. Депутат Разил Вәлиев абыйлар авылы. Бәйгегә 3 нче ел рәттән алып киләм балаларны. 10-14 яшьлек алар, бик тырышып әзерләнделәр. Безнең бер дә бүләксез кайтканыбыз юк. Дөрес, анысы бүләк, дип кенә килмибез. Ныклы ислам нигезләрен сеңдерәсебез килә менә бу шаяннарга.

-Ә үзең ничек кереп киттең бу изге юлга? Имам-хатип өчен бик яшь күренәсең түгелме?

-Алабуга педагогика университетын тәмамладым, укытучы идем. Менә шунда егетләр белән студент чакта мәчеткә йөри башладык, шулчагында күңел күзләребез ачылды. Аннары Түбән Камадагы “Рисәлә” мәдрәсәсендә дини белем алдым. Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Галимҗан Барудиларның хезмәтләре, Тукайның асыл шигырьләре яшәеш мәгънәсенә төшендерде.
Каршымда киң елмаеп, Габдулла Кәримов басып тора икән. Самарадан, Иске Ярмәк авылыннан ул. Инде дистәләгән еллар буена 40-50 шәр бала алып килеп, ислам дине нигезләрен ныклы белүләре белән шаккатырган һәм үзенең гаҗәеп эшләре белән сөендергән якын тугандай кардәшебез!

-Быел автобус берәү генә булды, 17 кеше килдек, 13е – балалар,-дип сөйләп китте хәзрәтебез.-Кичә килеп, шушында кундык. Аллаһының рәхмәте яусын “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренә – Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә абыстайга, Фирая ханымга. Балаларны Казан буйлап, йөртеп чыктык. Күбесе беренче тапкыр килә бит мәркәзебезгә. Хатыным Зөһрә исемле, олы кызым Эльза (14 яшь), кечесе Розалина да (3 яшь) минем белән. Алар да бәйгедә катнаша.

-Авылның тарихы да күп нәрсәне аңлаткандыр, шулаймы?
-Әйе, Ярмәк – милләтебезнең асылы Ярмөхәммәт исеме белән бәйле. Без бу авылдашыбыз белән бик горурланабыз. Чукындырудан качып китүчеләр Башкортстанда төпләнеп, Ярмәкәй районына нигез салган. Авылымның шәҗәрәсен төзедем 10 буынга хәтле. Анда Себер ханы Күчүм дәвамчылары да, Польша татары Биктимер да, Казан арты, Уфа татарлары, чуаш нәселе дәвамчылары да бар. Миңа кулъязмалар белән күп эшләргә туры килде, шөкер, башкарып чыктым.

Менә шундый тирән фикерле, Аллаһ юлына яңа буыннарны алып керүче имамнарыбыз барында, әлбәттә, киләчәгебез якты дип куанып, кат-кат рәхмәтләребезне белдерәбез шул. Ә ул безгә рәхмәт әйтә, Әлмира апасына бигрәк тә. “Бер үк чакыра гына күрсен, бер үк оештыра гына күрсен бу бәйгене”,-ди ул.

Ә бераздан: “Минем чагадайларымны оныта күрмәгез тагын”,-дип мөрәҗәгать итте «Югары Чагадай авылы мирасы” дигән китап авторы, мөхтәрәмә Мәдинә абыстай Әбделганиева.

-Бәркәтә, Чирмешән авыллары мәчетләрендә дин дәресләре бик әйбәт алып барыла,-ди Әлфия Галиева.-Үзем дә олыларны һәм балаларны укытам. Динне халык та бик теләп өйрәнә, совет чоры хаталарын бергәләп төзәтәбез, аеруча балаларга кирәк җирдә дөрес яшәүне өйрәтү.

-Кәшифә Миншина булам,-ди янымда мөлаем елмаеп торучы икенче бер кадәш. Ул Кармыш авылыннан икән. Мәктәптә 30 ел буена география, биология фәннәрен укыткан. Хәзер мәчеттә дин дәресләрен алып бара. Ире - Чирмешән районы мөхтәсибе. “Ирем Казанга йөреп, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәне тәмамлады. 6 балабыз, 5 оныгыбыз бар. Кызыбыз Зөһрә киявебез Алмаз белән, улыбыз Әюп тә Мәдинә каласында укыйлар. Әлмәттә яшәүче 2 яшьлек оныгыбыз Абдулла 2 сүрә укып, хәтта бүләк тә алды. Сөенәбез моңа, бик шөкер итәбез. Район хакимияте автобус бирде. 24 кеше килдек, шуларның 17се – балалар”,-диде Кәшифә ханым.

Суфия Галиева да - күптәнге танышыбыз. Ул - Әтнә районындагы Күңгәр авылы укытучысы. “Быел 10 бала: 4 малай һәм 6 кыз алып килдек. Мәктәпләрдә балалар укый бит әле, шуңа күрә барысын да алып булмады. Үзем - югары категорияле укытучы, мәктәптә инде 14 ел әхлак дәресләрен дә укытам, мәчеттә динне өйрәнәбез. Әхлак дәресләре – ул халкыбызның изге гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм Коръән сүрәләрен дә өйрәнү. Район хакимияте әхлак дәресләрен укытуны барлык мәктәпләргә дә кертте. Без күптән түгел мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның үз кулыннан Рәхмәт хаты да алдык. Шөкер, эшләребез уңышлы бара”,-ди Суфия ханым.

Бәйгене “Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Коръән сүрәләре белән ачып җибәрде.

Бельгиядән Казанга килеп, “Ярдәм” мәчетендә белем алучы Гыймран кардәшебез үзенең моңлы мәкаме белән сүрәләрне яңгыратып, күңелләргә дәрт-дәрман өстәде.

Татарстан мөфтие исеменнән, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр бәйгегә килүчеләрне кайнар котлады.

-Сез - бәхетле балалар, чөнки изге юлга аяк бастыгыз. Совет чорында җимерелгән мәчетләребез торгызылды, белем алу өчен мөмкинлекләр бар хәзер. Киләчәгебез якты, өметле дип сезгә карап сокланабыз,-диде Рөстәм Батыр.

-Хуш килдегез хикмәтле мәҗлесебезгә, - дип башлады шатлык чыгышын Әлмира Әдиатуллина. - Без данлы, шанлы акыл ияләре варислары. Тарихыбыз, халкыбызның горурлыгы булып, хәерле гамәлләрегез белән генә сөендерерсез, дип хәер-фатиха бирәбез, балакайларым. Шулкадәрле күп булышлык күрсәткән мөселман кардәшләремә чиксез рәхмәтләр әйтәм.

Мөфтиятнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров та ул көнне килгән иде “Ярдәм” мәчетенә. Аның дин юлына кергән тәүге адымнары да шушы бәйге белән бәйле бит. Л кечкенә чагыннан ук бәйгедә катнашып, бүләкләр алган хәзрәтебез. Шуңа күрә Әлмира апасы аның белән хаклы рәвештә горурлана ала.

Олуг язучы һәм галимебез Рабит Батулла, КДУ профессоры Хатип Миңнегулов, Бөек Ватан сугышы ветераны, “Хәтер” мәчете имам-хатибы, күкрәк тулы орден-медальләр таккан Харис хәзрәт Салихҗан изге теләкләре белән балаларга бәйгедә уңыш теләделәр.

Иҗтимагый оешмаларның рәхмәт хатлары остазбикә Әлмира Әдиатуллинага тапшырылды, ә инде 20 ел буена татар календарен чыгаручы танылган журналист Фәния Хуҗәхмәтова аңа Коръән сүрәләре язылган чәй чәшкеләре җыелмасын бүләк итте.

Мөхтәрәмә Рәшидә абыстай Исхакый бөтен йөрәгеннән чыккан котлауларын рәхмәт сүзләренә кушып язылган шәмаилне беренче урынны алучыга, дип тапшырды.
Мәчеткә бергә йөрүче мөгаллимә Сәлимә Хөсәенова да хаҗдан алып кайткан асыл яулыгын Иске Ярмәк авылы имам-хатибы Габдулла хәзрәтнең 14 яшьлек кызы Эльзага тапшырды. Ул биредә үзе укыткан шәкертен очратып, шатлыклы хисләрен шигъри юлларга салып та китерде.

Җиребездә иминлекләр булсын, киләсе елның каен суы җитешкәндә, Хак Тәгалә яңадан-яңа бәләкәйләребезне күрүләрне насыйп итсен дигән теләп калабыз. Ни генә дисәк тә, каен сулары, бөреләренең иң татлы чагы бу - апрель айлары!

Мөслимә ШӘФЫЙК

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды