Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Илдар хәзрәт Баязитов хатын-кызлар колониясенә барып кайттылар

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Илдар хәзрәт Баязитов хатын-кызлар колониясенә барып кайттылар

Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Илдар хәзрәт Баязитов хатын-кызлар колониясенә барып кайттылар. Төп яңалыклар

Җинаять җаваплылыгына тартылган хатын-кызлар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Россиянең Татарстан буенча УФСИН җитәкчесе ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, Чувашия Республикасы Диния нәзарәтенең “Гөлистан” мәдрәсәсе мөдәррисе Наил хәзрәт Җамалетдинов Чувашиянең Козловка каласына барып әңгәмә корды.

Сәфәр барышында кунаклар колониядәге шартлар белән таныштылар, мөслимәләрнең намаз уку бүлмәләрен карадылар. Бүгенге көндә биредә 20ләп хатын-кыз даими рәвештә намаз укырга йөри икән. Ә китапханәләрендә 10 меңнән артык китап бар.

Татарстан мөфтие тоткындагы гүзәл затларга ислам кыйммәтләре хакында бәян кылды, дини йолаларны аңлатты һәм тәүбәгә килүнең мөһимлеге, гафу ителү мөмкинлеге турында вәгазь сөйләде. Очрашу барышында хатын-кызлар төрмәдә дини йолаларны үтәү тәртибе турында сораулар бирделәр. Аларга 12 данә Коръән һәм дини әдәбият китаплары тапшырылды.

Чувашия Республикасының Козловка каласындагы 5 нче колониядә 800гә якын гүзәл зат тотыла, алар бирегә Мари Иленнән, Башкортстаннан, Чувашиядән, Воронеж һәм Свердлов өлкәләреннән, Мәскәү каласыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да китерелгән. Колониядә Татарстаннан 77 хатын-кыз китерелеп, алар үзләренә бирелгән җәзасын үти.

Шөкер, төзәтү колонияләрендә хәнәфи мәзһәбендәге рәсми мөселманнар әдәбияты даими килә, биредә шулай ук имамнар белән очрашулар да еш булып тора. Татарстан Диния нәзарәте башлангычы нәтиҗәсендә һәм Россиянең Татарстан буенча УФСИНЕ яклавында, Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләрендә мәчетләр яки гыйбадәт кылу бүлмәләре эшләп тора, Рамазан аенда аларда хәтта хәләл ризык белән тукландыру да оештырыла.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды