Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе урынбасары «Ярдәм» үзәгенә килеп китте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе урынбасары «Ярдәм» үзәгенә килеп китте

Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе урынбасары «Ярдәм» үзәгенә килеп китте. Төп яңалыклар Казанның «Ярдәм» Тернәкләндерү үзәгенә Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе урынбасары, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) мөселманнарының Консультатив Советы рәисе Аллаһшөкер Пашазадә урынбасары Фоат Иззат углы Нуруллаев килеп китте.

Мәртәбәле кунакны Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм озатып йөрде. Фоат Иззат углы Нуруллаев Россиядә тиңдәше булмаган Күрмәүче мөселманнарның “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге белән танышты. Аңа шулай ук “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев фондның социаль проектлары хакында сөйләде.

Фоат хәзрәт үзенең “Ярдәм” үзәгендә күргәннәре белән таң калды. Аның сүзләренчә, “Ярдәм” фонды хезмәткәрләренең күрмәүчеләр, ятимнәр, әфьюннән бәйле булучылар һәм инвалидларның төрле категориясе белән эшләве мөселманнарга гына түгел, бөтен җәмгыятькә һәм дәүләткә биниһая ярдәм булып тора.

Визит ахырында Илдар хәзрәт Баязитов кунакка күрмәүчеләр тарафыннан эшләнгән сувенир бүләк итте.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды