3 мартта Казан абыстайлары “Ярдәм” мәчетенә җыелачак. Бу чараны “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасы үткәрә.
Казан абыстайлары “Ярдәм” мәчетендә “Ирләрнең хәзерге заман җәмгыятендә тоткан урыны” дигән темага “түгәрәк өстәл” оештыра. Биредә шулай ук Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Әбделганиева төзегән “Югары Чагадай мирасы” дигән китапны тәкъдим итү дә булачак.
“Мөслимә” оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина хәбәр иткәнчә, Казан мәчетләрендә дәрес бирүче мөгаллимәләр белән берлектә мәгариф һәм яшьләрнең әхлакый яктан яңарышы мәсьәләсен дә караячаклар.
Әлеге чара 10.00 дә башланачак.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте