Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казан мәчетләре имамнары тәҗрибә алышты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Казан мәчетләре имамнары тәҗрибә алышты

Казан мәчетләре имамнары тәҗрибә алышты. Төп яңалыклар Кичә «Ярдәм» мәчетенә Казан шәһәре муниципаль берлеге Башкарма комитетының телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хәрәкәт итү бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов килде.

Делегация составында Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә” мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Борисоглебское бистәсенең "Өмет” мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев бар иде. Мәчеткә керүнең максаты – Казан мәчетләре арасында тәҗрибә уртаклашу.

Кунакларны каршы алган Илдар хәзрәт Баязитов аларны Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Бүген бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән күрмәүче 50 кеше укырга килде. "Ярдәм” мәчете быел тәүге тапкыр шуның кадәрле кешене укырга кабул итте.

Делегация шәкертләр белән фикер алышты, аларның тормыш шартлары белән танышты, аннары мәчет активы белән очрашу булып узды. Илдар хәзрәт аларга мәчет каршындагы проектлар белән таныштырды һәм аларда мөселман яшьләренең мөһим роль уйнавын билгеләп узды дип хәбәр итте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды