Иртәгә, ягъни 30 гыйнварда, Татарстан мөфтие урынбасары, «Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның туган көне. Бу уңайдан, Илдар хәзрәткә төрле оешма җитәкчеләреннән, киң җәмәгатьчелек вәкилләреннән котлаулар килә дә башлады инде.
Шуларның берсе - Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин. Аның Илдар хәзрәткә юллаган тәбрикләү хатында мондый юллар бар:
"Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Туган көнегез уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! Сезгә нык сәламәтлек, чиксез тормыш дәрте, эшегездә уңышлар юлдаш булсын.
Һәрвакыт гаилә учагы җылысын, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын, дусларыгызның һәм фикердәшләрегезнең ярдәмен тоеп яшәгез, шатлыклы мизгелләр һәр туар көнегезне бизәсен.
Сезгә һәм гаиләгезгә бәхет, иминлек телим!
Казан шәһәре мэры И. Р. Метшин”.